Кичә Казанда “Идел-йорт“ фестиваль-бәйгесенең театр коллективларын бүләкләү тантанасы булды.
Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“ трагедиясе белән финалда катнашкан Девәтернәнең “Картаямыни соң йөрәк“ халык театры ТР Мәдәният министрлыгы һәм республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге Дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Театрның режиссеры, спектакльдә ике роль башкарган Фәнис Арсланов “Фестивальнең дебюты“ Дипломына лаек булды. Котлыйбыз!