Исәнбай мәктәбенең йөз егерме еллыгын бәйрәм иттеләр

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Исәнбай авылы мәктәбенең 120 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы булды.

Ринат Борһаниев җитәкчелегендәге мәктәпнең исеме районда гына түгел, республикада да яхшы таныш. Белем бирү йорты зур юбилейны матур уңышлар белән каршы алды. Мәктәп 2014, 2017 елларда “Районның иң яхшы мәктәбе“ конкурсында җиңеп чыкса, 2013, 2017 елларда Татарстан Республикасының “Иң яхшы 100 мәктәбе“ исемлегенә керде. Быел ул – әлеге рейтингта сигезенче урында. Бу – мәктәп коллективының максатчан уртак хезмәт җимеше.

Исәнбай мәктәбе ерак чорларга барып тоташкан бай музее белән дә, чын мәгънәсендә, горурлана ала. Мәктәп музее, 2014 елда республика күләмендә уздырылган бәйгедә беренчелекне яулады. 2015 елда Бөтенроссия сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасының Мактау китабына кертелде.

2012 елда мәктәптә республика программасы буенча капиталь төзекләндерелү уздырылып, ул икенче яшьлеген кичерде. Бүгенге көндә биредә 80 укучы белем ала. Бу мәктәп шунысы белән үзенчәлекле, биредә читтән килеп укучылар юк. Укучыларга 15 укытучы белем бирә. Аларның җидесе – югары, җидесе беренче категорияле. Коллективның биш укытучысы ТРның “Безнең иң яхшы укытучы“, өч мөгаллим Россиянең “Мәгариф“ өстенлекле милли проекты, “Укытучы-оста“, “Укытучы-эксперт“ грантлары җиңүчеләре.

Исәнбай мәктәбе укучыларының һәр елны Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре район һәм республика күрсәткеченнән югары. Соңгы биш елда укучылар технология, татар теле һәм әдәбиятыннын республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар.

Белем бирү учагын районда педагогик кадрлар әзерләү мәктәбе дип тә горурланып әйтә алабыз. Районыбызның белем бирү учреждениеләрендә, республика мәктәпләрендә әлеге мәктәптә укып, киләчәген педагог һөнәре белән бәйләгән утыздан артык мөгаллим эшли. 2017 елда мәктәп тәмамлаган дүрт укучы да – бүген педагогия уку йортлары студентлары.  

Тантанада катнашкан район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина Исәнбай мәктәбе коллективын, ветеран укытучыларны, шушы мәктәптә белем алган укучыларны чын күңелдән бәйрәм белән котладылар, һәрвакыт югары үрләр яулап эшләүләрен теләделәр.

Бәйрәмдә директор Ринат Борһаниевка “Татарстанның атказанган укытучысы“ дигән мактаулы исем бирелде. Тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучы Ленар Зәйнуллинга һәм гомере буе китапханәче булып эшләгән Гөлия Гыйззәтуллинага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Бик күп укытучылар, балалар бакчалары һәм мәктәп хезмәткәрләре район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Иң-иңнәр һәм мәктәпнең педагогик коллективы истәлек медальләренә лаек булдылар.

Сәхнә түрендә гомерләрен балаларга белем һәм тәрбиягә бирүгә багышлаган ветеран мөгаллимнәр, укытучы династияләр, мәктәп дип янып йөрүче җитәкчеләр, иганәчеләр хөрмәтләнделәр. Бәйрәм тантанасы укучыларның, авыл үзешчәннәренең чыгышлары, шушы авылдан чыккан “Сорнай“ ансамбле җырчысы Диләрә Шәрипова, Минзәлә Мәдәният сарае директоры Ринат Бәдертдинов башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.

Бу көнне бәйрәмдә 20, 30, 40 ел элек мәктәп тәмамлаган сыйныфташлар очрашып, хәтер яңарттылар, алар үзләренә белем биргән укытучылары белән очраштылар.

Мәктәп юбилеена тагын бер үзенчәлекле бай бүләк әзерләнгән иде. Мәктәпнең 120 елын үз эченә алган “Исәнбайга нур өстәүче бер ялкын син, мәктәбем“ китабы дөнья күрде. Аның әзерләүгә зур хезмәт куйган ветеран мөгаллим Фәтхия Зарипова, Гүзәлия Зәйнуллина, Гөлназ Хуҗинага тирән рәхмәт сүзләре җиткерелде. 

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International