Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов традицияләре дәвам итә

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Узган ялларда Иж-Бубый мәктәбендә әлеге авылның атаклы сәүдәгәре Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов истәлегенә беренче тапкыр теннис уйнаучылар арасында ярышлар узды. Анда Әгерҗе, Иж-Бубый, Сарсак-Омга, Казан, Ижаудан утыздан артык спорт сөюче катнашты.

Теннисчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сәламләделәр. Ярышларга әлеге авылда туып үскән Казан эшмәкәре, "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасы рәисе Искәндәр Җиһангәрәев та кайткан иде. Сүз уңаеннан: Искәндәр моннан берничә ел элек мәктәпкә теннис өстәле бүләк иткән иде. Күптән түгел авыл клубына да аның матди ярдәме белән ике теннис өстәле кайтартылды.

Өч сәгать дәвам иткән киеренке ярышлардан соң җиңүчеләр билгеләнде.  

Хатын-кызлар арасында:

1урын – Җәләлетдинова Гөлшат (Иж-Бубый),

2 урын –  Гаврилова Ариана( Сарсак-Омга),

3 урын - Моратова Лейсән (Иж-Бубый).

Яшүсмер егетләр:

1 урын – Федоров Сергей (С- Омга),

2 урын – Әнвәров Артур (Иж-Бубый),

3 урын –  Бадахшин Адель (Әгерҗе).

Ир-егетләр:

1 урын – Байкузин Алексей(Сарсак-Омга),

2 урын – Маркитонов Сергей (Сарсак-Омга),

3 урын – Җиһангәрәев Марат (Казан).

 

Бәйгенең абсолют чемпионы – Сергей Федоров. Ул Күчмә кубокка лаек булды.

Призлы урын алучыларның һәркайсына Искәндәр Җиһангәрәев грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Әлеге бәйге атаклы сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның традицияләре дәвам итүен күрсәтте. Атаклы сәүдәгәр дә игелекле гамәлләр кылудан тәм табып яши торган булган.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International