Салагыштан Сания әби өчен – икеләтә бәйрәм

2018 елның 6 гыйнвары, шимбә

Салагышта яшәүче Сания әби Мөшәрәпованың бу арада йортыннан кеше өзелми.

Сәбәбе дә бар: Яңа ел алдыннан ул 90 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтте ул. Район башлыгы Валерий Макаров, Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев аны Яңа ел белән котлап күчтәнәчләр тапшырсалар, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов олуг юбилее белән тәбрикләде.

Сугышта әтисен, ике абыйсын югалткан Сания әби башка яшьтәшләре кебек авыр тормыш һәм хезмәт юлы үткән. 40 елдан артык төрле урыннарда эшләгән. Язмышы ничек кенә сынаса да, ул гомер буе сәхнәдән аерылмаган. Данлыклы Салагыш ансамбле составында  кайларда гына чыгыш ясарга туры килмәгән аңа?!

Җитәкчеләр белән дә яшьлек еллары хатирәләре белән уртаклашты ул, аларга күпсанлы фотоларын күрсәтте. Әле бүген дә яшәү дәрте белән янучы киң күңелле, ачык йөзле тыл ветеранына җитәкчеләр иң матур теләкләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International