Габдулла Галиевның “Мәкер һәм мәхәббәт“ китабын тәкъдим итү кичәсе узды

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

10 январьда аны 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итәчәкләр. Ә 26 декабрьдә аны... яңа китабы белән котладылар. Сүзем – Кырынды авылында гомер кичерүче мөхтәрәм аксакал язучы Габдулла ГАЛИЕВ турында.

Туган авылына тугрылыгын саклап, гомер буе авыл халкының сәламәтлеге сагында торган табиб, лаеклы ялда авылдашларының күңелен пакьләп дини хезмәт күрсәткән имам, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Габдулла Галиевның  “Мәкер һәм мәхәббәт“ исемле бу иҗат җимеше – ул язган китапларның унынчысы.

“Китапны кулга алып утырсаң, соңгы битен япмыйча, аннан аерылып булмый“ – бу бәйрәмдә һәркем шушы сүзләрне кабатлады. Ветеран укытучылар, мәдәният, медицина, сәүдә, элемтә бүлеге хезмәткәләре, дин әһелләре, бер сүз белән әйткәндә, авылдашларының һәр әсәрен йотлыгып укучылар бу чарада үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Укучыларга гомер буе татар теле һәм әдәбияты буенча белем биргән Илсөяр Зарипова язучы белән бер авылда яшәүләренә горурлануларын һәм мәктәптәге чараларда гел актив булганлыгы өчен зур рәхмәтләрен белдерде. Резеда Галиева каенатасының “Без сугыш елы балалары идек“ автобиографик әсәрен аеруча дулкынланып укуы турында сөйләде. “Гармун“ хикәясе турында баянчы Флорид Харисов үз фикерләре белән уртаклашканда гына Габдулла абыебызның үзе турында язганын төшендек. Баксаң, олпат язучыбыз бала чактан ук гармунда, тальянда, баянда уйнап, яшүсмер чакта аш-мәҗлесләрдә кешеләрнең күңелен күтәреп, концертлар куеп йөргән гармунчы икән.

“Тыйнаклыкның, гадилекнең, мәрхәмәтлелекнең үзе, матур яшәү үрнәге булган, 80 яшендә югары белем алу өчен студет булып, 85 яшендә КФУның Алабугадагы филиалын уңышлы тәмамлады Габдулла абый. Бу китаптагы әсәрләрнең дә төсмере бай, сыгылмалы һәм төзек, бай тәэсирле телдә язылган“, – дип татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә ия булган язучыга соклануларын белдерде мәгариф ветераны Галия Харисова. Минегөл Гәрәева 15 яшьлек яшүсмернең (бу очракта автор Габдулла Галиевның) сугыштан һәлак булган ирен өмет өзмичә көткән тол хатын – әнисе Кәшифә хисләрен күзләрдән яшь китерердәй итеп тыңлаучыларга яттан сөйләп ирештерде. Ветеран укытучы Альбина Вахитова язучының тел байлыгына сокланып, “Поши баласы“ннан бер өзек тә укып күрсәтте. Салисә Гатауллина Радик Хуҗинның Габдулла Галиев сүзләренә язылган һәм авыл гимнына әверелгән “Кырындым“ җырын баянчылар Ринат Хуҗин һәм Флорид Харисовка кушылып Рәзилә Бикташева башкаруында гел шатланып тыңлаулары турында бәян итте.

Заманында пьесалары Минзәлә театрында куелган авторның бу китапка “Җиде юл чатында“ музыкаль драмасы да кертелгән.

–Бүген укытучылар һәм тәрбиячеләр мәктәп директоры Рафилә Алиева язган сценарий буенча авторның “Куба кунаклары“ хикәясен сәхнәләштерделәр. Габдулла абыебызның башка спектакльләрен дә сәхнәләштерердәй иҗади потенциаль бар бу коллективта, – диде ветеран-педагог Рәмзия Гайнетдинова.

–Мондый бәйрәм быел икенче тапкыр инде. Әле март аенда гына “Кырынды авылы тарихыннан хикәяләр“ китабын тәкъдим итү чарасында катнашкан идек. Тиңсез хәзинә булды ул китап кырындылылар өчен. Шунысы да куанычлы, китап чыккан саен китапханәчебез Фәридә Артемьева мондый чараларны тиешле югарылыкта итеп үткәрә. Аңа да, авылыбыз горурлыгы Габдулла Галиевка да чиксез рәхмәт, - диде Люция Ибраева.

Сораулар да яуды авторга. Аның әсәрләре буенча викторина сорауларына да җавапны бик тиз әйтеп тордылар. Туган авылыңда шундый хөрмәт, әсәрләреңне яттан белүләре – язучы өчен моннан да зуррак бәхет булмый торгандыр. Габдулла Галиев үзе дә “мин бәхетле!“ ди бит, әнә.

Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлнара Тимербаева милләт өчен рухи азык бирүче олпат шәхес, Әгерҗе төбәгенең легендасы, туган якның аяклы тарихы булган гали зат Габдулла Галиевның юбилеен Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре белән берлектә зурлап үткәрәчәкләрен хәбәр итте. Сез мондый зурлауга бик лаек, Габдулла ага!

Асия Корбангалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International