Наҗардан Минекамал әби Абзалова: “Сезгә дә минем яшькә җитәргә язсын“

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров, якыннары Минекамал әби АБЗАЛОВАны 90 яшьлек олуг юбилее белән котладылар.  

Чын мәгънәсендә, авыр хезмәт һәм тормыш юлы үткән Минекамал әби. Туган авылы Наҗарда 10 яшеннән бригадир булып эшләгән чакларын, төрле авыр эшләрне башкарганда көче җитмәсә утырып елаганнарын әле дә тетрәнеп искә ала ул. Шулай да төп хезмәте умартачылык һәм терлекчелек белән бәйле була аның. Умартачылык белән шөгыльләнүне әле дә ташламый. Тик хәзер бу эшне башкарырга оныклары ярдәм итә.

–     Ә әби безнең бу яклап төп киңәшчебез, – диләр алар.

Тормыш юлы да сикәләтле була аның. Беренче ире – Гыйнияте вафатыннан соң Кырындыга Һади исемле биш балалы кешегә кияүгә чыга ул. Шулай итеп, алты балалы ишле гаиләгә әйләнәләр.

–     Ул чакта безнең гаилә дә Кырындыда яши иде. Камал апа белән Һади абый бик тә тырыш, үрнәк  гаилә булып әле дә исемдә саклана. Күршедә генә булганлыктан, мин аларга бик еш керә идем, – дип хәтер яңартып алды Рафил Расим улы.

Һадие вафатыннан соң кабат туган авылы Наҗарга кайта Минекамал апа.

–     Бүгенге тормышымнан бик канәгать мин.  Аллага шөкер, табынымда икмәгем бар. Өем җылы, су кергән. Оныкларым гел кайтып булышып торалар, – ди сабыр гына елмаеп.

Биш вакыт намазын калдырмый бүген дин кардәшебез. Намаз укыган саен ил-көнгә тынычлык, иминлек, якыннарына саулык, озын гомер теләп дога кыла. Үзен котларга килгән җитәкчеләрне дә изге теләкләр белән озатып калды.

–     Үзегезгә дә минем яшькә җитеп, шундый кадер-хөрмәт күрергә насыйп булсын, – дип, олы рәхмәтләрен җиткерде Наҗарның Ак әбисе.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International