Кырындыдан мөхтәрәм язучы котлаулар кабул итте

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кырындыда яшәүче мөхтәрәм шәхес – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ун китап авторы Габдулла ага Галиев бүген 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Хәер, Габдулла аганы язучы дию генә аз. Ул хезмәт елларында күпме райондашыбызны дәвалаган табиб, лаеклы ялга чыккач кардәшләребез күңеленә иман орлыклары салган имам да әле. Моның өстенә, 85  яшендә аның исеме Россия рекордлар китабына кертелде. Монысы – илебезнең иң өлкән студенты буларак.  

Юбилярны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә  Сафиуллина, районның баш табибы Эдуард Овчинников, мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, матбугат ветераны Рәмзия Зарипова, Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров, Кырынды бакча-мәктәбе директоры Рафилә Алиева, якыннары тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерделәр.   Габдулла ага табын артында алар белән гамьле әңгәмә корды.

“Без сезне үзебезнең Мөхәммәд Мәһдиев дип атап йөртәбез”, “Гадилегегез  Сезне гали итә”, “Быелгы “Көмеш каләм”  иҗат фестиваленең бер өлешен Сезнең иҗатка багышларга ниятләп торабыз”.... Габдулла аганың иҗатына һәм яшәешенә кагылышлы бу фикерләр аңа гомер өстәгәндер.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International