Үзбәкстан кызы – Чилчә килене

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Үзбәкстанда туган, Сарман районында үскән  Индира МИННИБАЕВАның районыбызның иң гүзәл почмагы – Татар Чилчәсе авылына килен булып төшүенә дә 30 ел вакыт үткән икән инде. Шушы еллар эчендә ул җирлегебездәге йөзләгән балага башлангыч белем һәм тәрбия бирде.

Ялан кыр уртасындагы Янурыс авылында үскән Индира беренче тапкыр Салагышка дустының туена кайта ... һәм бу якның табигатенә гашыйк була. Табигатен генә түгел, Татар Чилчәсе егете Айратны да ошата ул. Язмыш, әнә шулай, яшь кызны безнең төбәк белән бәйли. Авылда Миннибаевлар гаиләсе туа. Кияүгә чыккач Индирага укуын читтән торып тәмамларга туры килә. Бу вакытта каенана-каенатасы төп ярдәмчеләре булды аның. Аларның булышлыгы белән зур йорт салып чыктылар.

Бу елларда авылда мәктәп юк иде. Колхоз рәисе булып эшләгән Гайсә Шәрифуллин Салагыштагы терлекчеләр йортын Татар Чилчәсенә күчереп салдыртты. Авылда мәктәп ачылу балалар һәм әти-әниләр өчен иң тантаналы көн булып истә калды. Дистә еллардан соң ачылган мәктәптә авыл балалары читкә йөрмичә башлангыч белем алуга ирештеләр. Индира апалары балаларга укытучы гына түгел, икенче әни дә булды. Әнә шулай, 20 еллап вакыт сизелми дә узып китте.

Әмма укучылар бетү сәбәпле, авыл мәктәбен яптылар. Менә инде ун ел Индира Әхтәм кызы кар-буранмы, яңгырмы – күрше Уразай авылына эшкә – нәни укучылары янына ашыга. Кышын чаңгыга басса, яз-җәен велосипедта җилдерә, хәтта “Буран”ны да иярләргә туры килә аңа. Әмма үз эшенә гашыйк педагог өчен бернинди авырлыклар да киртә түгел. Уразайга күчкән елны беренче сыйныфка Төркиядән кайткан кыз укырга кергән иде. Бала татарча да белми, русча да аңламый. Ә Индира төрекчә белми. Ничек итсә итте, укытучы баланы татарчага да, рус теленә дә өйрәтте. Моның өчен күпме тырышлык һәм түземлек кирәк булганын ул үзе генә белә торгандыр. Гомумән, һәрнәрсәгә җаваплы карый педагог. Дәресләрне үзенчәлекле дә, кызыклы да итеп уздырырга тырыша. Балалар белән күңелле бәйрәмнәр оештыра. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тора.

–       Ераклардан килеп үз бәхетемне кечкенә генә авылда таба алуыма бик сөенәм. Чынлап та, бүгенге бәхетемә күз тимәсен. Янәшәмдә мине аңлаучы да, саклаучы да, олы терәк тә булган ирем Айрат бар. Өч балабызны кешелекле, акыллы итеп үстерә алуыбызга да бик сөенәм. Укучыларым, яраткан эшем дә миңа канатлар куя, – ди Индира.

Илле яшьлек юбилеен, әнә шулай, күтәренке кәеф белән каршы ала хезмәттәшем. Яраткан һөнәренә тугры булып, әле күп еллар балачак илендә калырга язсын аңа.

Ләйсирә ЗАКИРОВА,

Ямурза башлангыч мәктәбе укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International