Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров: “Сезнең кебек кешеләрне ике тапкыр котларга да була”

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров Тирсәдә гомер кичерүче аксакал Вәгыйзь ага Гыймазовны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

–        Миңа паспорт буенча быел 89 яшь кенә әле, ә менә әнием әйтүе буенча – 90, – диде Вәгыйзь ага. Ул үзенең 29нчы елгы булып йөрүен армиягә киткәндә генә белә. Аны  яшьтәшләре белән алмыйлар, ул бер елга соңарып китә.

Гомер буе механизация өлкәсендә эшләгән, бик күп мактауларга һәм бүләкләргә лаек булган, пенсиягә чыккач авылда озак кына еллар имамлык вазифасын башкарган Вәгыйзь аганың һуш-зиһененә шаккатырлык: ул элеккеге еллардагы вакыйгаларны да барлык нечкәлекләренә кадәр хәтерли, хәзерге яңалыклардан да хәбәрдар.

–        Мондый аяклы тарих белән сөйләшеп утыруы да – үзе бер гомер. Алдагы елда да юбилеегыз белән котларга язсын, Вәгыйзь ага, – дип, Валерий Владимирович аңа иң изге теләкләрен җиткерде.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International