Әгерҗенең 3нче мәктәп ашханәсе – республикада иң яхшысы

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Әгерҗе шәһәренең 3нче мәктәбе, “Иң яхшы мәктәп ашханәсе“ Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында катнашып, беренче урын яулады.

Әлеге бәйгедә катнашырга карар кылгач, иң беренче эш итеп директор урынбасары Айгөл Гыйззәтуллина җитәкчелегендә эшче төркем оештыралар. Аннан ашханәне тәкъдим итү буенча һәркем матур идеяләре белән уртаклаша, фикер алышулар уздыралар.

–       Безнең мәктәп ашханәсендә, чынлап та, бөтен эш бишлелек оештырылган. Камыр ризыклары телне йотарлык, кайнар ашны да бик тәмле әзерлиләр, пешекчеләребез дә – үз эшләренең осталары. Мәктәпкә читтән килгән кунаклар да еш кына аш-суның сыйфатлы һәм тәмле булуына соклануларын белдерәләр. Мәсәлән, Россия укучылары хәрәкәте конференциясенең зона этабында катнашкан балалар рәхмәтләрен белдерү өчен хәтта тәкъдимнәр китабын соратып алган иде. Укучыларыбызның гына түгел, башкаларның да күңеленә хуш килерлек ризыклар әзерләнгәч, нигә үзебезнең ашханәне яклап бәйгедә катнашмаска әле дип уйладык?! Безнең мондый конкурста сыналганыбыз да бар иде инде. 2013 елда “Иң яхшы авыл ашханәсе“ исемен яуласак, бу юлы “Иң яхшы шәһәр ашханәсе“ исеменә лаек булдык, – ди Айгөл Рәисовна.

Гомумән, бәйгедә 17 районнан 27 мәктәп ашханәсе катнашкан. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима җитәкчелегендәге жюри бәяне төрле критерийлар буенча куйган. Мәсәлән, ризыкның тышкы күренеше, туклыклылыгы; аның бәясе, куркынычсызлыгы; төшке аш залының, азык блогының эстетик халәте; сәламәт туклану принципларын саклау; идеяләрнең үзенчәлеге һәм башкалар.

3нче мәктәпнең ашханә буенча ясалган презентациясе иң югары балл җыя. Анда кайнар иртәнге һәм төшке ашларны әзерләү мизгелләрен шигырьләр, матур фотосурәтләр белән баетып күрсәтәләр. Укытучы, укучы, әти-әниләр бәяләмәләрен дә тәкъдим итәләр.

Өстәмә белем бирү педагогы Любовь Ибраһимова укучылар белән “Безнең дуслар – витаминнар“ дигән флеш-моб әзерли. Ирина Дерюшева җитәкчелегендә 2в сыйныф укучылары тематик әдәби композиция ясыйлар. Боларның барысын да видеога төшереп фильм эшлиләр.

Презентациядә шулай ук ата-аналар комитетларының шушы юнәлеш буенча эшләрен, укытучы Галина Паймикинаның технология дәресләреннән өзекләр дә тәкъдим итәләр.

Гомумән, 3нче мәктәп ашханәсендә биш оста эшли. Болар – өлкән пешекче Лилия Лукьянченко, пешекчеләр Елена Яковлева һәм Гөлфидә Мингалиева, кухня хезмәткәрләре Светлана Кошкина һәм Ксения Егорова. Биредә хезмәт югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын үз күзләребез белән дә күрдек.  

–       Һәркем үз юнәлеше буенча вазифасын төгәл үти, – ди өлкән пешекче Лилия Лукьянченко. – Мәсәлән, Елена эшкә барыбыздан да иртәрәк – сәгать биштә килә. Чөнки ул камыр ризыклары һәм иртәнге ботка өчен җаваплы. Ә мин итле ризыклар өчен “сынау“ тотам. Дуслык, ярдәмчеллек, үз эшебезне ярату – барысы да безнең эштә мөһим роль уйный.  

–       Коллективның уңышы менә шунда инде, – дип ассызыклый Айгөл Гыйззәтуллина.

Төшке аш залының бизәлеше турында да әйтмичә мөмкин түгел. Узган ел мәктәп коллективы үз көче белән ашханәдә косметик ремонт уздырган. Стеналарны матур төсләргә буяп кына калмаганнар, аларны картиналар белән дә бизәгәннәр. Бер почмакта укучыларны “күңелле“ яшелчәләр каршы алса, икенче якта пешекче сәламли. Бер як стенага җәйге болын күренеше төшерелсә, каршы як икмәккә багышланган.

–       Бу матурлыкны Балалар иҗаты йорты педагогы Надежда Князеваның оста куллары тудырды, – ди Айгөл Рәисовна.

Ашханә белән бергә мәктәп тә матур үзгәрешләр кичерә. Мәсәлән, икенче катта әти-әниләр ярдәме белән Тукай почмагы булдырылган. Аны язучының әсәрләренә эшләнгән картиналар белән баетканнар. 9 Майга Хәрби Дан залын да әзерләп бетерәчәкләр. Өченче катта “Иҗади калейдоскоп“ барлыкка килгән. Монысына укучылар үзләренең иҗат җимешләрен урнаштыралар.

–       Без “эшлибез, димәк, җиңәбез“ дигән принцип белән яшибез. Шулай булгач безне тагын зур җиңүләр көтә, – ди Айгөл Гыйззәтуллина.

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International