Әгерҗенең каты куллы кызлары Россия чемпионатыннан медальләр белән кайттылар

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Екатеринбургта кул көрәше буенча узган Россия чемпионатында Татарстан җыелма командасы составында Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары катнашты.

Әлеге ярышта Россиянең 52 төбәгеннән барлыгы 700дән артык спортчы көч сынашты. Күп еллар әлеге спорт төрле белән шөгыльләнүче Тирсә кызы Альмира Хәбибуллина бәйгедә 21 яшькә кадәргеләр арасында 50 килога кадәр үлчәү авырлыгында беренче урын яулады. Тренеры – Сирень Галиуллин. Әгерҗедә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Диана Гобәева 16 яшькә кадәргеләр арасында сул кулы белән – икенче, уң кулы белән өченче урын алды.

Кызлар икесе дә май аенда Болгариядә узачак Европа беренчелегендә катнашу хокукы алдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International