Иж-Бубыйда шахмат турниры уздырыла

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

11 февральдә сәгать 10да Иж-Бубый мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән әтиләре Рөстәм Җиһангәрәев истәлегенә аның Казанда яшәүче уллары Марат, Искәндәр, Булат район күләмендә шахмат турниры уздыралар.

Әлеге турнир быел бишенче тапкыр уза. Шахмат сөючеләрне бәйгегә көтеп калалар.  

Ул сәгать 10да башлана.  Белешмәләр өчен телефон: 89061226815.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International