Исәнбайда көрәш бәйгесе узды

2018 елның 9 феврале, җомга

Әгерҗе районында җиде-сигез ел инде бик матур традиция яшәп килә. Тугыз авылны берләштергән Тугызбуй төбәгенә караучы Исәнбай, Кадыбаш, Иске Эсләк авыллары җирлекләре башлыклары Фәнил Сираев, Илфат Рамазанов, Илдус Гафаров һәм район Советы депутаты, “ЭнергоСервис–Әгерҗе“ ширкәте директоры Илфат Ямалиев елга ике тапкыр яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе уздыралар. Бу юлы да ул җитмешкә якын яшь көрәшчене җыйды.

Сер түгел, соңгы елларда районда көрәш бәйгеләре уздыру сүлпәнәйде. Ә яшь көрәшчеләрнең үз казаннарында гына кайныйсылары килми. Алар бәйгеләрне көтеп алалар һәм аңа дәртләнеп әзерләнәләр дә. Бәйгене оештыручылар Исәнбай, Кадыбаш, Көчек авылларыннан һәм Әгерҗедән яшь көрәшчеләргә уңышлар һәм татарның йөзек кашы булган милли көрәштән аерылмауларын теләделәр.

Узган ел абсолют батыр калган Кадыбаш егете Айдар Закиров та 11 сыйныфта укуына, бик җаваплы ел булуына карамастан бәйгегә килгән.

–       Башкалар келәмгә чыкканда ничек тыныч күңел белән өйдә ятасың?! Район күләмендә уздырылучы бердәнбер көрәш бәйгесе бит бу. Бик сагынып көтеп алам аны, – ди Айдар.

–       Бәйге киләчәккә омтылыш та тудыра әле ул. Призлы урынга эләккән көрәшче тагын да дәртләнебрәк шөгыльләнә башлый. Шуңа күрә районыбызда бәйгеләрнең күбрәк уздырылуын телим, – ди шушы авылдан Тимур Арсланов.

Чынлап та, келәмгә чыккан яшүсмерләрнең һәрберсе җиңү өчен җан атты. Көндәшләрен “чиста“га салганнарны көчле алкышларга күмделәр. Бәйгедә 46 килога кадәр үлчәү авырлыгында Әгерҗедән Хәйретдин Шәмсетдинов, 70 килога кадәр үлчәүдә Үтәгәннән Денис Әминев абсолют батыр калдылар.

Командалар буенча иң күп очконы Әгерҗедән килгән Рамил Шәрәфетдинов көрәшчеләре җыеп, беренче урынга чыктылар. Икенче һәм өченче урыннарда – Исәнбай һәм Кадыбаш көрәшчеләре (тренерлары – Рәшит Садыйков).

Иганәчеләр көрәшчеләрне Грамота, медаль, акчалата премия белән бүләкләделәр. Абсолют батырларга һәм җиңүче командага Кубок тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International