Кырынды егете – “Манзара“ тапшыруы журналисты

2018 елның 9 феврале, җомга

Илнар исеме гарәпчәдән “ил ялкыны, ил уты“ дигәнне аңлата. Аның бөтен кылган гамәлләре, яшәү рәвеше исеменең җисеменә туры килүен тулысынча раслый.

Кырынды авылында Ирина–Дилүс ХАРИСОВларның беренче көтеп алган балалары була ул. Илнарны туган йорт җылысында гына үстерү насыйп булмый әти-әнисенә: бер айлык вакыттан башлап хастаханә юлына сукмак салынып, ул юллар бик озын һәм дәвамлы булып чыга. Әти-әнисенең тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында кечкенә Илнарның кара карлыгандай күзләрендә сәламәтләнеп яшәү өчен өмет чаткылары кабына. Бала чагының күп өлешен хастаханәләрдә уздырса да, җор теле, фантазиясе, тик тормаслыгы, әллә ниләр уйлап табуы белән шаккаттыра ул күпләрне. Сеңлесе Дилия, күрше кызы Энҗене мавыктыргыч уен дөньясына чумдыра.

 

НӘНИ СҮЗ ОСТАСЫ

Илнарның беренче шигыре балалар бакчасына йөргәндә үк  “туа“. Мәктәптә укыганда да язуын дәвам итә. Башта песиләр, кошлар, туган авыл, дуслары турында язса, үсмер чакта туган тел, игелек, тормыш фәлсәфәсе турында иҗат итә башлый. Шигырьләре “Яңарыш“ газетасында басыла. Кырынды каләм осталарының “Туган авылым“ җыентыгында да дөнья күрә. Үзенең шигырьләре белән концертларда, төрле кичәләрдә дә чыгыш ясый. Аның бик тә хисләнеп, бөтен күңелен биреп сөйләвен авылдашлары сокланып тыңлыйлар.

СТУДЕНТ ЕЛЛАРЫ

Кырынды мәктәбен тәмамлагач күңелендә иҗат уты балкыган егет УДГУның журналистика факультетына укырга керә.

Актив, тынгы белмәс Илнар бу уку йортында уздырылган чараларның берсен дә калдырмый. Анда төрле әдәби кичәләрдә шигырьләрен укый. Спектакльләр куйганда төп рольләрне гел аңа бирәләр. Күп төрле фестивальләрдә катнаша. “Студент язы“ фестивалендә, бик күп мәдәни чараларда алып баручы була. Һәрвакыт журналистлар факультеты исеменнән чыгышлар ясый. Егерме мең студент арасыннан сайлап алынган егерме кешелек студентлар советында биш ел әгъза булуы да аның сәләтле, энергияле булуы турында ачык сөйли.

ХЕЗМӘТ БАСКЫЧЛАРЫ

Беренче адымнарын яшь белгеч Чаллы телевидениесендә видеооператор булып башлый. Телевидение эшенең нечкәлекләренә төшенеп бераз тәҗрибә туплагач, Казанга юл ала. Максатына ирешүдә киртәләрне сабырлык һәм акыл белән җиңә барып, “Татарстан-Яңа гасыр“ каналындагы “Манзара“ тапшыруына журналист булып урнаша. Эшен ул бик яратып башкара.

  • Көн саен диярлек таныш булмаган урыннарда булу, төрле һөнәр, талант ияләре белән аралашу миңа бик ошый. Аларның бай эчке дөньясы белән танышудан, башкарган хезмәтләрен яктыртудан рәхәтлек алам, – ди егет.

Әлеге эш аның иҗат офыкларын тагын да киңәйтә. Клиплар төшерү белән дә уңышлы шөгыльләнә башлый ул.

Хәзер Илнар – Манзара тапшыруында штаттан тыш хәбәрче.

КИНО ТӨШЕРҮДӘ БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР

Илнарның иң зур хыялы – тулы метражлы кино төшерү. Бу максатына ирешүдә беренче адымнарын ясап, өч кыска метражлы кино да төшергән инде. Беренчесе – “Кастинг“ исемле триллер. Икенчесе – “Смертельный азарт“, өченчесе – “Дети Эфиса“. Һәрберсендә рольләрне сеңлесе Дилия, балачак дусты, күрше кызы Энҗе һәм тугрылыклы мәктәп дуслары уйный. Аларны Ютубтан  карарга да була.

  • Минем хыялымны тормышка ашыруда ярдәм иткән әти-әниемә, туганнарга, күпсанлы дусларыма, туган авылымның игелекле эшмәкәре Динар Миннәхмәтовка зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аларның миңа булган ышанычларын тырыш хезмәтем белән акларга тырышырмын, –ди Илнар.

Хәзерге вакытта Илнар тулы метражлы тарихи риваятькә корылган киносценарий өстендә эшли. Татар телендә тулы метражлы блокбастер төшереп, татар киноиндустриясендә яңа агым булдырырга омтылучы Илнарга язмыш җилләре мәрхәмәтле булсын иде.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International