Красный бор мәктәбе директоры юбилеен бәйрәм итә

2018 елның 9 феврале, җомга

Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында дөньяга килгән, беренче белемен урман хуҗалыгы буенча алган Красный бор мәктәбе директоры Резидә КАЮМОВА шушы көннәрдә матур юбилеен билгеләп үтә.

Хезмәт юлын Түбән Кама шәһәрендә шина заводында башлый Мамадыш районы кызы. Аннан Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Шунда укыганда булачак җәмәгате – Питрәч районы Шәле авылы егете Габдулкадир белән таныша. Укуны тәмамлагач яшьләр гаилә коралар. Юллама буенча Әгерҗе районына билгеләнеп, тормыш юлларын Шаршады авылында башлап җибәрәләр. 

Резидә ханым Шаршадыда балалар бакчасы мөдире булып эшли. Аннан хезмәт юлын шушы авыл мәктәбендә мөгаллим буларак дәвам итә. Шул елларда читтән торып Чаллы педагогия институтын тәмамлый.

Габдулкадирны Красный бор урманчылыгына эшкә күчерү сәбәпле, гаилә шунда күченә. 1998 елда Резидә ханымны Красный бор урта мәктәбе директоры итеп билгелиләр. Беренче көннән үк һәркем белән уртак  тел табып эшләргә омтылган җитәкче тиз арада коллективта ихтирам казана. Бүген мәктәптә 114 укучы белем ала. Резидә ханым җитәкчелегендә 20 педагог, 8 техник хезмәткәр эшли.  Таләпчән, шул ук вакытта сабыр, киң күңелле җитәкчене ата-аналар да, авыл халкы да хөрмәт итә.

Габдулкадир әфәнде белән гаилә коруларына да 33 ел тула икән инде. Шушы еллар эчендә тату гаиләдә ике ул, бер кыз тәрбияләнгән. Олы уллары Илшат – программист. Җәмәгате Айгөл белән матур гаиләдә ике уллары үсә. Икенче уллары Радик – техник-монтажчы. Кызлары Гөлшат 10 сыйныфта белем ала, уку алдынгысы.           

Резидә ханым – уңган-булган хуҗабикә дә. Җәен аларның бакчалары берсеннән-берсе матур гөлләргә күмелә. Моның өстенә, ул чигә, бәйли, тегә. Җыр-биюгә дә бик оста. Пешергән ризыклары да мактап туймаслык тәмле. Җәйге ялларда алар балалары, оныклары белән ял итәргә яраталар.

  • Балаларыбыз белән бергә булган мизгелләрдә тормышның матурлыгы, мәгънәсе нәкъ менә аларда икәнлеген тагын да ныграк тоясың, – ди Резидә ханым.

Балаларны яраткангадыр, икенче һөнәре итеп нәкъ менә мөгаллимлекне сайлавына һич тә үкенми ул.

  • Урманнар да, укучыларым да миңа яшәү көче бирә, – ди, горурланып.

Ике “бишле“лек юбилеен да күтәренке кәеф белән каршы ала җитәкчебез. Коллектив исеменнән түгәрәк гомер бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, гаилә бәхете, матур уңышлар, игелекле укучылар телибез. Әле бик күп түгәрәк юбилейларыгызны якын кешеләрегез янәшәсендә каршы алырга язсын Сезгә, Резидә Мөхәммәткамилевна.

Раилә ТИМОФЕЕВА,

Красный бор мәктәбенең татар теле укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International