Бүген әгерҗелеләр чаңгы юлларына басты

2018 елның 9 феврале, җомга

Кышкы Олимпия уеннарына старт бирелгән көнне Әгерҗедән йөзләгән спорт сөюче “Россия чаңгы юллары – 2018“ акциясенә кушылды.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда Әгерҗедә чаңгыда йөрүчеләр артканнан-арта бара. “Орешник“ паркыннан көнозын кеше өзелми, ял көннәрендә олысы-кечесе саф һавада сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Узган ел ахырында Әгерҗедә чаңгы базасы ачылу да әлеге спорт төрен тагын да популярлаштырды. Бүген – кояшлы чалт аяз көнне дә, әнә, йөзләгән шәһәрдәшебез мәгърур төз наратлар уратып алган ял паркына килде. Егермегә якын коллективтан 150ләп спорт сөюче акциягә кушылды. Көн салкынча булуга карамастан, катнашучыларның йөзләрендә елмаю балкый иде.

  • “Россия чаңгы юллары“ – дистә елларга сузылган, матур традицияләре булган иң популяр һәм массалы спорт чарасы. Аның үзенең матур тарихы бар һәм ул ел саен илебездәге спорт тормышында мөһим вакыйга булып кала. Әнә, бүген дә әлеге ярыш күпме шәһәрдәшебезне җыйды! – диде катнашучыларны сәламләп спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов.

Спорт сөючеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев та сәламләде һәм матур җиңүләр теләде. Район Мәдәният сарае артистларының дәртле җырлары чаңгычыларга стартка басканчы дәрт-көч өстәде.

Иң беренче гүзәл затлар өч чакрым араны уздылар. Әлеге ярышларның узган елгы “чемпионы“ – күпфункцияле үзәк хезмәткәре Ирина Мерзлякова быел да беренчелекне яулады. Ул өч чакрым араны 8.25 минутта узды. Пенсионерлар арасында Людмила Тукмачевага тиңнәр булмады. Районда гына түгел, күрше Удмуртиядә дә бер генә ярышны да калдырмаучы Людмила ханым дистанцияне 6.25 минутта узды. Аның артыннан финиш сызыгына Нина Бердова килеп җитте.

Ир-егетләр өч һәм биш чакрым араны уздылар. Әле быел гына лаеклы ялга чыккан Дмитрий Петров, өч чакрым араны күз ачып йомганчы узып, финишка беренче булып килде.

  • Пенсиягә чыккач кына чаңгыга бастым. Менә бу чаңгыларым белән таякларымны 25 ел элек алган идем. Эшләгән вакытта йөрергә һич вакыт булмады. Ә хәзер менә шул рәхәтлекнең тәмен тоям, – диде ул.

Биш чакрымга узышуда 1нче гимназиядән Владимир Екимов, тренер Алексей Колчин, эчке эшләр бүлегеннән Александр Орловка тиңнәр булмады. Җиңүчеләргә традицион “Чаңгы юллары“ башлыклары тапшырылды. Бу көнне гомере буе спорт дип янып яшәгән мәгариф ветераны, 79 яшендә булуга карамастан көн саен унар чакрым чаңгыда йөрүче Маннур Исхаковны да хөрмәтләделәр.

  • Мондый ветераннарыбыз – яшьләргә үрнәк, – диде Илшат Гайнетдинов.

Хезмәт коллективларыннан җиңүчеләр бүләкләнгәннән соң стартка шәһәр мәктәпләре укучылары тезелде. “Россия чаңгы юллары“ акциясе әле дәвам итә. Иртәгә аны һәр авылда уздырачаклар.  Ә икенче атнага Бимада традицион “Мари чаңгы юллары“ районыбыз чаңгычыларын җыячак.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International