Кырынды педагоглары Тирсә Мәдәният йортын гөрләтте

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Безнең Тирсә авылы Мәдәният йорты төрле чаралардан гөрләп тора. Шуңа карамастан, чираттагы концерт-тамашаны аеруча көтеп алдык.

Моның сәбәпләре дә бар. Беренчедән, тамашаның исеме үк үзенә җәлеп итә – “Замана җилләре“. Икенчедән, аны куючы артистлар – безнең коллегалар, ягъни мәктәп хезмәткәрләре. Җырлы-биюле тамаша барышында Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасы  педагогларының менә дигән сәхнә осталары булуына да инандык. Үзләренә тапшырылган рольләрне ничек оста башкардылар алар?! Хөппиҗамал ролен уйнаган Алсинә Алиуллина Казан артистларыннан һич тә ким түгел. Аның һәр сүзе, гамәле үзенә бик тә килешеп тора. Дания Сафиуллина, Рәфинә Сабирҗанова, Азат Әсәдуллин, Марс Сәлимов чыгышы да тамашаны ямьләндереп җибәрде. Удмурт милләтеннән булган Надежда Насретдинова, рус милләтеннән Елена Гельмянованың матур итеп татар телендә сөйләүләре сокландырды. Ләйсирә Гәрәева, Чулпан Шәймәрданова тамашачыларга матур җырларын бүләк иттеләр. Гөлнара Гыйльманова, Ләйсирә, Надежда дәртле  биюләре белән сөендерделәр. Яраткан җырчыбыз Баязит Ахунованың  җәмәгате Гөлфия, кызы Динара белән бергәләп башкарган җырларын да бик яратып кабул  иттек.  

Ә менә тамашаның исеменә килгәндә, юкка гына “Замана җилләре“ дип аталмый ул. Бүгенге авыл проблемаларын чагылдырган күренешне тамаша кылганда уйга каласың. Чыннан да, замана артыннан куып, авылларыбызда  да телебез, гореф-гадәтләребез, миллилек сыйфатлары югала бара бит.

Музыкаль тамашаның авторы, мәктәп-бакча директоры Рафилә Алиева әлеге чыгышның максаты турында болай диде:

  • Укытучы элек-электән агитатор булган. Безнең дә авыл, аның халкының гореф-гадәтләре югала баруына чаң сугасыбыз килде. Бу тамашачыларны бераз булса да уятып җибәрсә, бик яхшы булыр иде.

Концерт-тамаша сизелмичә бер тында үтте. Ул тәмамлангач та тамашачылар сәхнә осталарын бик озак алкышладылар.

  • Безгә бүген шундый үзенчәлекле кичә тәкъдим иткән мәктәп-бакча коллективына, сценарий авторы Рафилә Мөнировнага,  артистларны җыеп алып килгән авыл җирлеге башлыгы Илназ Закировка авыл халкы исеменнән зур рәхмәт, – диде Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров.

Укытучы һәрвакыт алда, һәрчак эзләнүдә булырга тиеш. Кырынды педагоглары үзләренең нәкъ менә шундый булуларын, татар җанлы икәнлекләрен үз үрнәкләрендә күрсәтә алдылар. Алга таба да иҗади уңышлар юлдаш булсын сезгә. Афәрин!

Раушания НИЗАМБИЕВА,

Тирсә мәктәбенең татар теле укытучысы.  

 

Редакциядән.

Әлеге театральләштерелгән күренешне район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина да карады. 

  • Җырлы-биюле тамаша бик ошады. Анда күтәрелгән проблема да актуаль, артистлар да үз рольләрен оста башкаралар. Тамашаны барлык мөгаллимнәр карарга тиеш дип уйлыйм. Шуңа күрә без аны 8 Март бүләге итеп районның бөтен педагогларына тәкъдим итәчәкбез, – дип белдерде Вәсилә Гарәфетдиновна.        

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International