Иске Эсләк сабыйлары кошларга ярдәм итә

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Иске Эсләк балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның һәрберсе әтиләре белән бергә җимлекләр ясап алып килергә дигән биремне бишлегә башкардылар.

Җимлекләрнең агачтан ясалуына аеруча сөендек. Чөнки көчле җил кәгазь җимлекләрне очыртып алып китәргә мөмкин, ә мондыйларны берничә ел кулланырга була. Балалар белән бергәләп бакча тирәсендәге агачларга элеп тә куйдык үзләрен. Аннан канатлы дусларыбыз ачтан интекмәсен дип, ипи валчыклары, көнбагыш, бөртекле культуралар салдык. Озак та үтмәде, бер-бер артлы кошлар җимлекләр янына очып килә дә башладылар. Хәзер саф һавага чыккан саен иң беренче балалар кошларның җим чүпләүләрен күзәтәтәләр. Алар салкын кышларны бездә уздыручы канатлы дусларыбызга ярдәм итә алуларына бик шатланалар.

Без – тәрбиячеләр дә, балаларда кечкенәдән табигатькә сакчыл караш тәрбияләвебезгә сөенәбез.

Ләрисә ДӘҮЛӘТШИНА,

Иске Эсләк балалар бакчасы тәрбиячесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International