Хезмәт коллективларында эшләүчеләргә ГТО билгеләре тапшырылды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Әгерҗедә хезмәт коллективлары арасында да ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер“) нормаларын тапшыру популярлаша.

Шушы көннәрдә ГТО нормаларын бик яхшы үтәгән хезмәткәрләргә ГТО билгеләре тапшырылды. Менә алар алтын билгеләргә ия булучылар:

Пенсия фонды идарәсеннән Зөлфия Бакасова, Елена Осадчая, Марина Хисамбиева, Гөлнара Бәшәрова, Гөлнара Харисова; яшүсмерләр клубыннан Елена Абидина; район судыннан Радик Галләмов, Алмаз Закиров, Лилия Ризванова, Гөлия Саттарова. Яшүсмерләр клубыннан Лия Фомина һәм “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасының элекке хезмәткәре Любовь Михайловада – бронза билгеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International