Яңа Бәзәкә авыл җирлегенә керүче Әремдә бүген унике генә йортта ут яна. Мәхмүт–Разия КӘРӘМИЕВлар кебек кендекләре туган җиргә береккән, авылны яшәтү өчен җан атып яшәүче гаиләләр генә калган инде биредә.
Мәхмүт абый белән Разия апа 64 ел бик бәхетле гомер кичерәләр. Заманында авылның иң тырыш, хезмәт сөючән, җир җимертеп дөнья көтүче кешеләре булсалар да, байлык артыннан кумаганнар, тыйнак кына үрнәк гаилә булып яшәгәннәр. Икесе дә – хезмәт алдынгылары, колхозда иң авыр эшләрне башкарганнар.
Бу көннәрдә Мәхмүт абыйның 90 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм иткәндә артта калган озын гомер юлларын янә бер кат искә төшерделәр алар.
Мәхмүт абый җитәкчелек иткән чорда “Ленин“ хуҗалыгының машина-трактор паркы даны бөтен республикага таныла.
Чынлап та, Кәрәмиевларның өч баласы да – туган җирләренең чын патриотлары. Ильяс Мәхмүт улы күп еллар “Нур“ хуҗалыгы белән җитәкчелек итте. Заманында районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булды ул. Хәзер “Яңавыл“ бүлекчәсе идарәчесе. Рәхилә апа Яңа Бәзәкә авыл җирлеге Советында эшләп лаеклы ялга чыкты. Абый-апасы кебек төпчекләре Кәримә дә гаиләсе белән Яңавылда төпләнә. Ире белән ул – шәхси кибет хуҗалары. Әнә шулай, барысы да әти-әниләре янында булулары белән бәхетле.
Әнә, Мәхмүт абыйның юбилеена да кызлар һәм киленнәре Зөһрә апа мул табын әзерләгәннәр. Бу көнне әтиләрен хөрмәткә һәм бүләкләргә күмделәр Кәрәмиевларның зур гаиләсе. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Миңнехәлил Ногоманов та юбилярга иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.