Әгерҗедә “Әйдә, сайлауга“ республика проекты старт алды

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

“Кадрлар резервы“ республика проекты кысаларында Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Ләйсән Хәкимова һәм “Олимп“ спорт комплексы директоры Рөстәм Гобәйдуллин яшьләргә РФ Президентын сайлау үзенчәлекләре хакында сөйләделәр.

Очрашуга яшь сайлаучылар – Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы студентлары һәм шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучылары чакырылган иде. Чара әңгәмә форматында узды.

Россия Президентын  сайлаулар 18 мартта узачак. Дәүләт башлыгы тавыш бирү юлы белән алты ел срокка сайлана.

Булачак сайлаучыларның күп кенә сораулары бар иде. Әйтик, башка төбәктә ничек итеп тавыш бирергә, берничә участокта тавыш бирергә мөмкинме, бюллетень бозылса, нишләргә?

  • Әгәр кеше сайлау көнне теркәлү урыны буенча үз участогына килә алмый икән, ул булу урыны буенча участокта тавыш бирә ала. Аның эш буенча китүе дә, бер урында теркәлгән булып, икенче шәһәрдә эшләве йә укуы да мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе – башка участокта тавыш бирү хакында гариза язу, – дип аңлатты Ләйсән Хәкимова.

Гаризаны үзеңә уңайлы юл белән бирергә була. Моның өчен йә территориаль яки участок сайлау комиссиясенә барырга, йә күпфункцияле үзәккә килергә, йә дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга мөмкин. Гаризаны бер тапкыр гына язарга ярый.

Сайлау көнне Әгерҗе районында 48 сайлау участогы иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.

Әгерҗедә “Әйдә, сайлауга!“ акциясе старт ала. Сайлау участоклары урнашкан биналарда матур стендлар урнаштырыла. Алар янына басып теләге булган һәркем фотога төшә ала. Фотоны #Айданавыборы хештегы белән социаль челтәрләрдә урнаштыручылар призлар уйнатуда катнашу мөмкинлеге дә ала.

Мария НУРУЛЛИНА.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International