Әгерҗе районында Пеләмеш һәм Варкләд-Бодья авылларында республика программасы буенча төзелгән модульле кибетләр ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәфикъ Шәрәпов, Бима һәм Көчек авыллары җирлекләре башлыклары Владимир Шамеев һәм Рөстәм Нурмөхәммәтов катнаштылар.
Пеләмештә агач кибет 1930 елларда төзелгән булган.
Пеләмештә кибет 300гә якын халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Биредә көнкүреш товарларыннан да, азык-төлектән дә киштәләр сыгылып тора. Заявка бирсәң, җиһаз, башка кирәк-яракларны да алып кайталар.
Райпо идарәсе рәисе Рәфикъ Шәрәпов беренче сатып алучы 77 яшьлек Александр Башировка тәм-томнар тутырылган пакет тапшырды.
Варкләд-Бодьяда 70нче елларда сафка баскан кибеттә сатучы Ольга Лопатинаның айлык товар әйләнеше 150 мең сум булган. Яңа кибеттә товар әйләнеше артыр дип өметләнәләр җитәкчеләр. Көндәшлек тә зур түгел. Биредә бары бер генә кибет шәхси эшмәкәрнеке. Варкләд-Бодья авылындагы заманча модульле кибет 350 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Биредә дә беренче сатып алучы 91 яшьлек Антонина Андреевага җитәкчеләр бүләк тапшырдылар.