Яңавыл мәктәбе икенче яшьлеген кичергән

2018 елның 2 марты, җомга

Яңа Бәзәкәдә узган җыенда авыл башлыгы Миңнехәлил Ногоманов Яңавыл мәктәбе бинасын ремонтлауга зур ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгы Валерий Макаровка һәм бу эшне сыйфатлы итеп башкарган Али Ибраһимов җитәкчелегендәге “МирСтрой“ ширкәте төзүчеләренә олы рәхмәтен җиткерде.

Узган ел җыен вакытында җитәкчеләр әлеге мәктәптә булып, чын мәгънәсендә, “тел шартлатканнар“ иде. Кыш көне түбәдән кабинетларга кар суы агуын күргәч, Валерий Владимирович бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә әмер бирде. Шуннан соң боз урыныннан кузгалды. Төзүчеләр мәктәпнең түбәсен, тәрәзәләрен алыштырганнар, эчкә бәдрәф куелган. Әнә шулай, башлангыч мәктәптәге һәм балалар бакчасындагы 26 бала, биредә эшләүче укытучы-тәрбиячеләр өчен шартлар яхшырган.  

  • Утыз елдан артык мәктәптә ремонт эшләре башкарылмаган иде. Менә хәзер ул икенче яшьлеген кичерә, – диде Миңнехәлил Ногоманов.  

Әлеге җирлек гомер-гомергә тырыш халкы белән дан тотты. Биредә ике гаилә фермасы һәм бер крестьян-фермерлык хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Хуҗалыкларда күпләп мөгезле эре терлек тоталар. Аларның баш саны 217гә җиткән, 95 баш сыер бар. Узган ел шәхси хуҗалыклардан 80 тонна сөт җыелган.

  • Соңгы вакытта сөткә бәя сизелерлек кимеде. Шуңа без сыер асраучыларга сөтне эшкәртеп сатарга киңәш итәбез. Яңавыл халкы бу тәкъдимне күтәреп алды. Хәзер базар-ярминкәләрдә бу җирлектән дә сөт ризыклары белән сәүдә итүчеләр саны артканнан-арта бара, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу җирлектә халыктан җыелган сәдака акчаларына саваплы эшләр башкарыла икән. Узган ел мәчеттә җыелган акчага Яңа Бәзәкә зираты коймасын яңартканнар, Әрем зиратында да күп кенә эшләр башкарганнар.

Быел республика программасы буенча Әрем урамы юлын төзекләндерү, биредә электр баганаларын алыштыру күздә тотыла. Вольный Трудта да урам утлары куелачак.  

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International