“Хатын-кызның бәхете ирдән“, ди Девәтернәдә яшәүче Гөлбәхадә апа Шакирова

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

"Хатын-кызның бәхете ирдән" дип белми әйтмәгәннәр. Гомерлек тормыш юлдашым итеп Әнвәремне сайлап ялгышмаганмын. 44 ел бәхетле хатын булып яшим. Газиз әни, кадерле каенана, яраткан әби дә мин", - ди күзләреннән нур балкучы Гөлбәхадә апа ШАКИРОВА.

Девәтернәдә иң матур, иң төзек йортларның берсе аларныкы. Гомер буе колхозда берсе сыер савучы, икенчесе тракторчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан, тырыш хезмәт белән яшәгән йорт хуҗалары әле хәзер дә күпләп мал асрыйлар, бал кортлары тоталар. Әнвәр абыйның бер генә минут тик торганын да күрмәссең. Кояш белән торып маллар арасына чыгып китә. "Өйгә ашарга һәм йокларга гына керә ул", дип елмая Гөлбахадә апа. Ә хуҗабикә өй тирәсендә кайнаша. Килене Зөлфия, улы Илһам, оныклары Айгөл белән Азалияне тәмле ризыклар пешереп сыйларга ярата. Аларны эштән, укудан елмаеп каршы алучы да ул.

  • Үземнең Исәнбайда гомер кичергән әти-әнием яшьли вафат булдылар. Каенана-каенаталы йортка килен булып төшүемә, 20 елдан артык алар белән тату, килешеп яшәвебезгә бик сөенәм. Укытучы булып эшләгәч, күп вакыт мәктәптә уза. Әмма минем күңел тыныч. Чөнки өйдә барысы да тәртиптә икәнлеген беләм. Әти-әни, әнә шулай, гомер буе ныклы таянычларыбыз булып, безнең өчен җан атып яшиләр, - ди киленнәре Зөлфия, аларга рәхмәтле караш ташлап.

Кул сузымында гына үз йортлары белән яшәүче кызлары Ләрисә һәм кияүләре Илзинат өчен дә олы терәк әле алар.

  • Сөенечем булса, әни янына йөгерәм. Борчуым булса да, аның белән уртаклашам. Киңәш кирәк чакта аннан ярдәм сорыйм. Әни белән көнгә ничә күрешәбез микән?! Аерым торсак та, гел бергә инде без. Үзебез гомер уртасына җиткәндә әти-әни белән бербөтен булып яшәү бик рәхәт, - ди кызлары Ләрисә.

 

Аның сүзен куәтләп Гөлбәхадә апа:

  • Бердәнбер улың олыгайган көнеңдә төп ярдәмчең булса, кызың үз гаиләсе белән һәрчак кунакка йөрсә, хәл белергә керсә, әти-әни өчен шуннан да олы бәхет юктыр ул. Без шуңа куанып, йортны шау-шуга күмгән оныклар тавышы белән горурланып яшибез, - дип өстәп куя.

Шакировларда һәр бәйрәмне күмәк уздыру гадәте бар. Туган көн булсынмы, 8 Мартмы, Яңа елмы - алар барысы бергә. Хәзер читтә яшәүче оныклар да бәйрәмнәрдә әти-әни, әби-бабай янына ашкынып кайталар.

Бу гаиләдә һәр эшне дә күмәкләшеп башкаралар. Печән хәзерләсәләр, техникалары үзләренеке. Бал кортларын да гаиләләре белән карыйлар.

  • Шәһәрдә яшәүне күз алдына да китереп булмый инде хәзер. Бәлки яшь чакта яшьтәшләр шәһәргә "шуганда" кызыкканбыздыр да. Әмма еллар узгач, әле ярый, авылда төпләнеп калганбыз" дип сөенгән вакытлар ешрак була. Иң мөһиме, киңәш-ярдәм сорарга әти-әни янәшәдә, - ди уллары Илһам.
  • Үзебез 25 ел каенатам Сәхәбетдин белән бергә яшәдек. Бер тапкыр да телгә килгән булмады. "Сабыр төбе - сары алтын", диләр бит. Түзем булганда, бер-береңне аңлаганда гына тату яшәргә мөмкин. Шөкер, Әнвәрем миңа тел-теш тидермәде. Ул яхшы күңелле булгач, мин дә үземдә шул сыйфатларны тәрбияләгәнмендер, - ди Гөлбәхадә апа тыйнак кына.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International