“Ярый әле, киленем Светлана бар. Картлык көнемдә миңа кадер-хөрмәт күрсәткәне өчен үзе дә балаларыннан игелек күреп яшәсен“, дип изге теләкләрен тели килененә Шаршадыда яшәүче Дөрикамал әби ГАЙНУЛЛИНА.
Утыз дүрт ел бергә инде алар. Төпчекләре Заһит авылның уңган-булган кызын үзенә гомерлек яр итеп сайлаганга Гайнуллиннар сөенәләр генә.
Әниләрен хөрмәтләп тәрбияләвенә Түбән Камада һәм Нефтекамскида яшәүче кызлары Нәсимә белән Люция дә бик рәхмәтле Светланага.
...Дөрикамал апа 14 яшендә колхозда эшли башлый. Аннан кибеттә сатучы, Шаршады урманчылыгында ашханә мөдире була. Аш-суга бик тә уңган бу ханымның ясаган чәкчәкләре авызда эри иде, диләр.
Тормыш иптәше Мәгъсум белән 50 ел бергә гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ул-килен белән бик тату, килешеп яшиләр. Өч оныкларын үстерешергә булышалар.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Шаршады авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдинов та хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераны Дөрикамал әбине олуг юбилее белән тәбрикләделәр. “Сезнең гомер юлы – яшьләргә үрнәк. Тормышның ачысын-төчесен күргән әби-бабайларга хөрмәт күрсәтү – һәрберебезнең бурычы“, дип бүләкләр тапшырдылар.