Кичкетаңда шәхси хуҗалыклар биш миллион сумлык сөт сатканнар

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Кичкетаң – мал күп асраучы авылларның берсе. Быел, узган елга караганда, мөгезле эре терлекләр, бал кортлары, кош-кортлар тагын да арткан.

Кичкетаңда узган гражданнар җыенында чыгыш ясаган авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев башкарылган эшләргә отчет ясаганда моңа басым ясады.  Узган ел җирлектә 204 сыер асралган. Сыер хуҗалары 579 мең сум субсидия алганнар.  22 хуҗалыкта өч һәм аннан да күбрәк баш сыер бар. Шәхси хуҗалыклар 273900 литр сөт сатканнар. Иң күп сөт тапшыручылар Кичкетаңда Рәшит Таҗиев (14970 литр), Фәрит Зиннәтуллин (12280 литр), Барҗы-Пельгада Юрий Казанцев (5800 литр), Михаил Куропаткин (6500 литр), Барҗы-Умгада Азат Әскәров (11620 литр), Өлфәт Муратов (17460 литр). Гомумән, халык сөт сатып, биш миллион сумга якын акча эшләгән.

Шәхси хуҗалыкларда 60 трактор, 127 җиңел, 13 йөк машинасы бар. 17 хуҗалык 384 гектар мәйданда үзләренең пай җирләрен алган. Печән сатып акча эшләүче хуҗалыклар да күп.

 Җыенда катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин:

  • Тырыш хезмәт белән мул яшисез. Җитәкчегез Зөлфәт Равил улына – уңай бәя, сезгә – рәхмәт, – диде халыкка мөрәҗәгать итеп.

Район башлыгы Валерий Макаров та шул фикерне куәтләде. Валерий Владимирович, балалар арасында республика күләмендә уздырылган “Мин һәм Кызыл китап“ иҗади эшләнмәләр бәйгесенә призерлар әзерләгән укытучылар Фәридә Ибраһимова, Тәнзилә Ганиевага Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының Рәхмәт хатларын тапшырып, эшләрендә уңышлар теләде.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International