Уразай каеннары киләчәктә дә шаулап үсәчәк

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Халык җыеннарының чираттагысы Салагыш авыл җирлегендә үтте. Җыен башланганчы да, барышында да, тәмамлангач та халык сорауларына җавап алды.

Ямурза. Нефтьчеләр яшәүче бай һәм төзек Ямурза авылы алтын куллы осталары белән дә данлыклы. Алар ясаган таш плитәләр, тимердән коелган кием элгечләре, кое һәм эт оясы макетлары фойедагы күргәзмәгә генә сыймыйча, җыен узган күпфункцияле үзәкнең керү өлешенә дә урнаштырылган иде.

Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев җирлеккә кергән биш авылда башкарылган эшләр турында бик тәфсилләп сөйләде. Аннан җыенда катнашучылар сүз алды.

Красный Бор участок хастаханәсе баш табибы Владимир Кибатов Ямурзада сәламәт яшәү рәвеше алып барылуын мактап сөйләде. Шул ук вакытта үтенечен дә җиткерде - яңа туган һәр балага прививка ясату мәҗбүри. Шуңа күрә әлеге иммунитет ныгыту чарасына җитди карау мөһим, - диде ул.

Клуб мөдире Рамил Хәмидуллин ата-аналардан тал чыбыкларыннан эшләнмәләр ясарга өйрәтүче түгәрәккә балаларының активрак йөртүләрен сорады.

Район башлыгы Валерий Макаров Ямурзадагы күпфункцияле үзәкнең башка яңа клублар кебек гөрләп эшләвен теләп, спорт инвентарьлары белән ярдәм итәргә әзер икәнлекләрен белдерде.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова биредә яшәүче күпбалалы гаиләләрнең өйләрендә булып, тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштылар.

Уразай. Авыл халкы очлары күкләргә тиеп торган тирәкләрне кисүгә, мәчетләренең матур итеп тышлануына, мәчет акчасына авылга керә торган юлның бер өлешенә вак таш җәелүенә бик шат.

Быел биредә үзара салым акчаларына күперне яңартачаклар икән.

 

Уразайлыларны Красный Бор хастахәнәсенең язмышы да борчый. Владимир Дмитриевич хастаханәдә табибларның тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә авыруларны кабул итәргә әзер икәнлекләренә әйтеп тынычландырды аларны.

"Уразай каеннарын кисәчәкләр икән" дигән хәбәр бу авыл халкын гына түгел, тирә-якта яшәүчеләрне дә борчуга салган иде.

- Гөмбә, җиләк җыегыз, матур булып үсүче каеннарга карап хозурланып, тынычланып яшәгез! Авылыгыз янындагы каеннарны кисмиләр, - диде район башлыгы.

Халык мәнфәгатьләрен даими кайгыртканы өчен авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиевка, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илгизә Фәрдетдиновага Сафин Нәҗметдинов җиткергән рәхмәт сүзләрен авылдашлары көчле алкышлар белән хупладылар. Әгерҗегә һәм Ижауга пассажирлар йөртүче Ренат Хисамов исеменә дә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Салагыш. Салагышлылар да абыйлы-энеле Марат-Мансур Мөхәммәдиевларга рәхмәтле.

Ә Валерий Макаров шушы көндә рубин туйларын бәйрәм итүче Әлфия-Мәсгуть Мөхәммәдиевлар адресына иң изге теләкләрен җиткереп, Әлфия ханымга чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Матур чәчәкләр Яңа елга кар сыннары ясау буенча районда өченче урын яулаган мәдәният хезмәткәрләренә дә бирелде.

Валерий Владимирович авыл халкын Салагышта 2018 елда яңа клуб төзеләчәген әйтеп тә сөендерде.

Җыен тәмамлангач салагышлылар Мендеелев районы сәхнә осталарының искиткеч матур концертын тамаша кылдылар.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International