Кичкетаңда яшәүче әтиебез Тәлгать Нуриев юбилеен билгеләп үтә

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Әтиебез Тәлгать НУРИЕВның табигатькә сакчыл карашы, аны яратуы һәр гамәлендә ачык чагыла. Ул әлеге мәхәббәтне бездә дә тәрбияләргә тырышты, хәзер мәктәп укучыларына ирештерә.

Барҗы авылында икенче бала булып дөньяга килә ул. Әллә туган авылының матур табигате йогынты ясый, әллә башка сәбәп, кечкенәдән урман-кырларга, басуларга гашыйк булып үсә. Юкка гына мәктәптә укыганда ук аны урман утырту эше буенча җаваплы итеп билгеләмәгәннәрдер. Менә шул еллардан алып исәпләсәң, әти утырткан агачлар үзе бер куе урман булыр иде инде.

Хәзерге вакытта әтиебез “Кичке Таң“ заказнигында белгеч булып эшли. Аның төп бурычы мәктәп укучыларында табигатькә, аның байлыкларына сакчыл караш тәрбияләүдән гыйбарәт. Ул үзе дә табигать кочагында булырга ярата. Җәй көннәрендә берүзе чыгып китеп, күз ачып йомганчы өч-дүрт чиләк гөмбә җыеп кайтып безне шаккатыра ул. Шул ук вакытта заказник хезмәткәре буларак табигатьне күзәтергә, кирәк икән, аңа ярдәм кулы сузарга да җаен таба.

Әтиебезнең куллары да алтын. Төзелеш эшләренә осталыгы аны гомере буе озата бара. Армия сафларында юкка гына “Хәрби төзелеш отличнигы“ билгесе белән бүләкләмәгәннәрдер аны. Без кечкенә чакта җәй җитүгә хуҗалыкта нәрсә дә булса төзи  идек. Йортны да Кичкетаңга күченгәч бабабыз белән бергә салганнар алар.   

Әниебез Зөлфия белән гаилә корып яши башлауларына да быел 40 ел тула икән инде. Аларның ныклы канаты астында без гаиләдә ике бала үстек: мин һәм энем Ринат. Инде икебез дә гаиләле, Әгерҗедә яшибез. Хәзер без әти-әни йортында кунак кына. Бик сагынып, ашкынып кайтабыз төп йортка. Без кайтасы көннәрне алар, бигрәк тә әтиебез бармак бөгә-бөгә санап көтә. Аның оныклары Рамин һәм Самат өчен ничек өзелеп торуын аңлату өчен сүзләр дә табу авыр. Улларыбыз да бабаларын яраталар. Гомумән, безнең әти – бик тә бала җанлы кеше. Туганнарыбызның балалары белән дә уртак тел таба белә, аларның уңышларына үзенекеннән дә артыграк сөенә. Аның балаларны шулай нык яратуы, нечкә күңеллелеге дә  табигатькә гашыйк булуыннан киләдер, мөгаен.

Шушы көннәрдә әтиебез түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аны ихлас күңелдән котлыйбыз һәм “туган йортыбызда безне шулай озак еллар каршы алып яшәгез әле, кадерле кешеләребез“ дип телибез. Без сезне бик тә яратабыз.

Гүзәл РАМАЗАНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International