Казанда милли көрәш буенча Россия чемпионаты бәйгесеннән Әгерҗе районының яшь көрәшчеләре дә җиңү белән кайттылар.
80 килога кадәр үлчәү авырлыгында Көчек мәктәбе укучысы Дәниф Галиуллин абсолют җиңүче булды. Аны бәйгегә тренер Альфред Сабирҗанов әзерләде.
Үтәгән авылы егете Денис Әминев 100 килога кадәр үлчәү авырлыгында икенче урын алды. Тренеры – Рәшит Садыйков.
Иске Эсләктән Рәсүл Садыйков һәм Әгерҗедән Рамазан Шәрипов үз үлчәү категорияләрендә бишенче урыннарга лаек булдылар.