Исәнбайда Нәүрүз бәйрәме гөрләде

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Ял көннәрендә районыбызның күп кенә авылларында Нәүрүз бәйрәмен зурлап уздырдылар.

Исәнбайда узган бәйрәмдә олысы-кечесе иртәнге сәгатьләрдә үк Мәдәният каршындагы мәйданчыкка җыелды. Казанда пешүче тәмле ботка исе борынны кытыклады, авыл халкына хуш исле кайнар чәй белән коймак тәкъдим иттеләр.

Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев авылдашларны бәйрәм белән котлады. Укучылар, сәхнә осталары җырлар бүләк иттеләр. Ә иң осталар спорт уеннарында сыналдылар. Дартс, кул көрәше ярышлары бик мавыктыргыч булды. Мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Йосыпова җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Яз белән Кыш бик озак тартышканнан соң, Кыш бабай Язбикәгә урынын калдырырга риза булды. Иң соңыннан начар гадәтләр бетсен дип карачкы яндырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International