Чишмәдән Яхъя Корбанов - Коръән укучылар бәйгесендә иң күп балл җыючы

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Чаллының “Ак мәчете”ндә балаларның Коръән уку буенча республикакүләм традицион бәйгесе үтте. Ул сан ягыннан караганда егерме өченчесе булды.

Бәйгедә республиканың  Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Кукмара, Түбән Кама, Сарман, Мамадыш, Әлмәт, Казан, Чаллы шәһәрләре һәм районнарыннан, Удмуртиянең Ижау, Ува, Можга шәһәрләреннән 123 бала катнашты.

Бәйге Коръән укып башланды, аннары Кемерово фаҗигасендә һәлак булучылар рухына дога кылынды.

Быел да җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Ул исә яттан, карап укыганда тәҗвидне ничек үтәве, мәкаме, киенүе, үз-үзен тотышы буенча бирелде. Иң тырышлар һәм осталар җиңде. 7 яшькә кадәр малайлар төркемендә иң күп баллны Әгерҗе районының Чишмә авылыннан Яхъя Корбанов җыйды.

   Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Гомумән, бәйгедән бер бала да бүләксез кайтмады. Соңыннан Коръән бәйгесендә катнашучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International