Исәнбайдан Әлфизә Шәмсетдинова кул эшләренә күңел җылысын да сала

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Ул ун яшеннән бирле чигү белән шөгыльләнә. Бала чакта СССР дип язып урак һәм чүкеч төшереп чиккән матур бизәкле тукымалары әле дә исән. Кадерле истәлек итеп саклый ул аларны.

  • Мактанырлык байлыгыбыз булмаса да, әткәй белән әнкәй чигү җебе белән тукымага акча кызганмадылар, – ди Исәнбайда яшәүче Әлфизә апа ШӘМСЕТДИНОВА. – Балачакта канга сеңеп калгандыр инде, хәзер 70не куып барганда да кулдан энә белән җепнең төшкәне юк.

ТАБИБӘ

Әлфизә апаны районда белмәүчеләр сирәктер. Гомере буе Исәнбай участок хастаханәсендә теш табибәсе булып эшләде ул. Үтә дә җор телле, туган-тумачага, күрше-күләнгә, авылдашларга бик тә кешелекле булуы белән хөрмәт яулады. Ярдәмең кирәк дисәләр, көн дими, төн дими, хәзер дә җир читенә чыгып китәргә әзер. Күпме туганнарын Татарстан, Удмуртия табибларына йөртеп аякка бастырды. Үзе дә сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Кыш көннәрендә иртүк кар өстеннән яланаяк йөгерә, турникта күтәрелә, чаңгыда җилдергән чаклары да еш була. Ә буш вакыты булдымы, кулына энә-җеп ала. Сәламәтлек турында китап-журналлар укырга ярата. Аларны күпләп яздырып ала. 

КҮҢЕЛГӘ РӘХӘТЛЕК БИРӘ

Әлфизә апаның ыргак белән матурлап читләнгән тукымаларына нинди генә бизәкләр төшерелмәгән: кызарып пешкән алмалар да, күз явын алырлык чәчәкләр дә, урман җәнлекләре дә... Аларның барысын да күңел кушуы буенча башкарган ул. Үз куллары белән чиккән чәчәкле чаршавын ишеккә элеп, өенә үзгә бер ямь кертеп җибәргән. Анысын Кадыбашка бер айга эшкә җибәргәч, Сабира әбидә фатирда торганда чиккән идем дип искә ала. Өй югач эләргә дип матур чәчәкләр төшерелгән матчалыгын да әзерләп куйган. Күз алдына китерегез әле: сап-сары бүрәнәле авыл өен үз кулларың белән эшләнгән матур тукымалар бизи! Әлфизә апаның күп андый әйберләре. Яшь чагында чиккән сөлгесен әле хәзер дә авылда узучы туй мәҗлесләренә сорап торалар икән. Килен төшергәндә иң хөрмәтле ризык – ипи һәм бал кую өчен кулланалар аны.

  • Әйберләремне сорасалар, бик сөенеп бирәм. Сандык төбендә саргайтып яткырыр өчен түгел бит алар, – ди Әлфизә апа.

Соңгы елларда әзер рәсемнәр сатып алып, шуларны чигү белән мәшгуль ул. Кулындагы менә бу Кол Шәриф мәчетен генә дә ничәне эшләде икән?! Туганнарының гомер бәйрәмнәренә бүләк итә ул аларны. Әнә, күрше кызы Зәринәгә дә мәктәп тәмамлавына бүләге әзер аның: озакламый бик матур песи баласын кабул итеп алыр күрше апасыннан Зәринә.

  • Кулга энә-җеп алмаган бер генә көнем дә юк. Чигү – күңелгә тынычлык бирә торган шөгыль, – ди Әлфизә апа.

 

ТЕГӘ ДӘ, БӘЙЛИ ДӘ

Узган гасырның 70-80нче елларында илдә кытлык булган заманда тәрәзә пәрдәләре дә эшли Әлфизә.

  • Үзебезнең “Зингер“ машинасы бар иде. 1970 елда Яңа Эсләк кибетеннән өр-яңа тегү машинасы алып кайттык, – дип хатирәләр яңарта ул.

Анда оста куллар пәрдәләр дә эшли, киемнәр дә тегә. Ул елларда үзе теккән һәм чигеп бизәкләгән матур кофталарын әле дә вакыт-вакыт кулына ала ул. Аннан:

  • Мин бит әле бәйләү белән дә “җенләнгән“, – дип башмаклар тутырылган өч литрлы банкаларга күрсәтә.

Көя төшмәсен өчен махсус шулай эшли икән. Берничә дистә башмак үз ияләрен көтә хәзер.   

  • Кыш буена йөз кием башмак бәйлим. Аларны бәйрәмнәрдә якыннарыма таратам, – ди оста. – Бәйләгән, теккән, чиккән һәр әйберем кадерле миңа. Чөнки аларга кул хезмәтем генә түгел, күңел җылым да салынган бит, – дип өстәп куя.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International