Олпат язучыбыз Габдулла ага Галиев вафат

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

91нче яшендә Кырындыда гомер кичергән олпат язучыбыз Габдулла ага ГАЛИЕВ вафат булды.

Ун китап авторы, Кырындының аяклы энциклопедиясе булган, гомере буе изге юлда йөргән, авыл кешеләрен авырудан гына түгел, күңелләрен дә дәвалаган бик тә сабыр, хөрмәтле кеше иде ул Габдулла ага.

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы коллективы, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр, “Күңел чишмәләре“ берләшмәсе әгъзалары, каләм осталары мәрхүмнең балалары һәм оныкларының авыр кайгыларын чын күңелдән уртаклаша.

Сез безнең күңелләрдә булырсыз, Габдулла ага.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International