Тобада яшәгән Миңнур әби Хөсәенова туксан биш яшендә тә яттан шигырьләр сөйли

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Тоба авылында яшәгән, гомер көзен Ижауда кызы Филисә тәрбиясендә уздыручы Миңнур апа ХӨСӘЕНОВА 95 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

Аны бүген гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Гомере буе җор телле, бик тырыш, үҗәт булган Миңнур апа. Колхозда куян фермасы мөдире булып эшләгәндә ВДНХга җибәрелеп, тегү машинасы белән бүләкләнә.

  • 90 яшенә кадәр тегү машинасында кием текте әнкәй. Хәзер дә ул кадерле истәлек булып өй түребездә саклана, – ди Филисә апа.

Җәмәгате Зәки белән өч кыз үстерәләр. Өлкәне Зөлфирә Чүпрәле районында яши. Төпчекләре Зилә – Менделеевта. Уртанчылары Филисә гомер көзендә әниләрен үзе янына Ижауга алып китә.

  • Туксан яшьлеген әнкәй җырлап-биеп, җир җимертеп бакчада эшләп каршы алган иде. Күз тиде бугай шул вакытта. Бер айдан егылып аягын сындырды. Шуннан соң әллә ни хәлләнә алмады инде, – ди Филисә апа.

Хәзер Миңнур апа урын өстендә инде. Әмма яшь чагындагы җор теллелеге, үткенлеге әле һаман да сакланып калган. Әнә, бала чакта ятлаган шигырьләрне дә сөйләп шаккатырды. Үзе язганнарын да укып күрсәтте.

  • Тоба халкы әле дә Миңнур апаны бик сагынып сөйли. Аңа күп сәламнәр әйттеләр. Ул кунакчыллыгы, чисталыгы, пөхтәлеге, бөтен кешене тигез күрүе белән үрнәк иде, – ди туганы Тәскирә Ермакова.

Әнә шулай, кызы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәве белән бәхетле бүген Миңнур апа.

  • Балаларыма бик зур рәхмәт. Ходай мине олылаган өчен үзләрен зурласын, – ди Миңнур апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International