Бубилар истәлегенә бишенче укулар уза

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Быелгы укуларда иллегә якын укучы катнашыр дип көтелә.

12 апрельдә Иж-Бубый мәктәбендә мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган V юбилей төбәкара Буби укулары уза.

Анда катнашучылар биш секциядә эшләячәкләр. Әгерҗе, Сарман, Минзәлә, Менделеев, Казан, Чаллы, Арча һәм башка районнардан килгән 50гә якын укучының эшенә дәрәҗәле жюри бәя бирәчәк.  

Башлана сәгать 9да. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International