Ул – Девәтернә мәктәбенең “йөзек кашы“

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Нечкә күңелле табигать баласы, ипле, итагатьле, тырыш, тыйнак, әдәпле... Бу күркәм сыйфатлар аңа тумыштан да, гаиләдәге үрнәк буенча да бирелгән. Сүзем Девәтернә мәктәбенең алдынгы укучысы Лиана ГАББАСОВА турында.

ҺӘРНӘРСӘГӘ ГАШЫЙК

Лиана табигатькә гашыйк. Чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата. Хайваннар, кош-кортларны үз итә. Күргән, кичергәннәрен шигъри юлларга сала. Шигырьләрен сәнгатьле итеп сәхнәдән сөйли. Мәктәптә оештырылган “Сәхнә“ театр түгәрәге әгъзалары белән берлектә мәктәптә, авылда үткәрелүче мәдәни чараларда активлыгы белән аерылып тора.

ӘГЕРҖЕ, ЧАЛЛЫ, КАЗАН, ИЖАУ...

Кечкенә сүз остасының хис-кичерешләре туган төбәк киңлекләренә генә сыймый инде хәзер. Әгерҗедә “Җирдә тынычлык хакына“ бәйгесендә “Имин булсын илләр!“, Ижауда оештырылган “Туган телем – иркә гөлем“ төбәкара фестиваль-бәйгесендә “Туган телем“ шигырьләрен сөйләп призлы урыннар яулый. Чаллыда халыкара дәрәҗәдәге “Кече Давыдов укулары“ннан ике ел рәттән җиңү яулап кайта. Лиана, “Кече Ватан, халык, традицияләр“ халыкара бәйгесендә үзләренең сыйныф укучылары турында язып, “Иң яхшы проект эше“ номинациясендә беренчелекне ала. Башкалабызда яшь тел белгече, “Туган авылым топонимнары“ эзләнү-тикшеренү проектын уңышлы яклап, жюридагыларны туган төбәге тарихын тирән белүе белән шаккаттыра.

     Иҗат җимешләре газета-журнал битләрендә басыла, төрле бәйгеләрдә чыгышлар ясый яшь каләм остасы. Ике тапкыр “Сәләт“ лагеренда булу, сәнгать әһелләре белән очрашулар аның иҗат офыгын тагын да киңәйтә.

ЭЗЛӘНҮЛӘР АША – КАМИЛЛЕККӘ

Ел саен “Көмеш каләм“ фестивалендә дә катнашып, призлы урыннар ала Лиана. Бөтенроссия “Талантоха“ бәйгесендә “Әдәби иҗат“ номинациясендә “Куянның койрыгы ник кыска?“ әкияте белән, ә “Декоратив-гамәли сәнгать төрләре“ исемлесендә табигать бизәкләреннән ясалган “Яз чәчәкләре“ панносы белән катнаша ул. Буш вакытларында төрле кул эшләре белән шөгыльләнүче кыз Казанда яшь эзләнүчеләр, Бөтенроссия “Беренчелек“ бәйгесендә авыл осталарының эшләнмәләре турында тирән эчтәлекле чыгышлар ясый. “Габделхак Каюмов исемендәге “Эзләнүләр аша – камиллеккә“ фәнни-эзләнү укуларында төрле проектлар белән дә катнаша 7 сыйныф укучысы Лиана Габбасова.

УКУ БЕЛӘН ЯЛНЫ БӘЙЛӘП

Лиана – мәктәпнең Ләбиб Айтуганов исемендәге премиясе иясе, “Мирас һәм заман“ бердәмлеге президенты ярдәмчесе. Уку, фән олимпиадалары, төрле бәйгеләр, фәнни-эзләнү эшләрен ял белән уңышлы бәйли. Девәтернә мәктәбендә уңышлы эшләп килүче “Спорт аэробикасы“, “Волейбол“ секцияләренә бик яратып йөри. Заманның көндәшлеккә сәләтле баласы булып балкып яшәүче бу кызга тагын да биегрәк үрләр яулау, туган авылы, район, республикабыз горурлыгы булырга язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International