Әгерҗе театрлары – “Идел-йорт“ фестивалендә

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Тәбәрленең “Ләйсән“ театр һәм Кичкетаң халык театр коллективлары Зәйдә Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт“ төбәкара фестивальнең зона турында катнаштылар. Унсигезенче тапкыр уздырылучы әлеге бәйгедә быел 50 театр коллективы катнашырга теләк белдергән.

ТӘБӘРЛЕ үзешчәннәре “Идел-йорт“та беренче тапкыр сыналдылар. Алар дәрәҗәле  жюрига Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош“ ике пәрдәле драмасын тәкъдим иттеләр.

  • Мәдәният йортыбызда “Ләйсән“ театр коллективы 1980 еллардан бирле эшләп килә. Бу коллектив берничә буын сәхнә осталары тәрбияләде дисәк тә ялгыш булмас. Ел саен тамашачыларга ике спектакль тәкъдим итәбез. Быел “Ефәк баулы былбыл кош“ны Иске Эсләк, Сокман, Яңа Акхуҗа, Тирсә, Әгерҗе, Тәбәрледә куйдык. Тирән мәгънәгә ия спектакль тамашачыны бик уйландырды, – ди Мәдәният йорты мөдире Фәнис Шаһабиев.

Рольләрне авыл үзешчәннәре Фәнис Шаһабиев, Гөлфия Гаязова, Гөлсия Шәрәфиева, Шамил Әхмәтов, Рафил–Римма Сәлимуллиннар, Гөлнара Сибгатова башкарганнар. Нәзилә Шаһабиева – алып баручы ролендә, Финисә Шаһабиева музыка бизәлеше өчен җаваплы була.

  • Зәйдә сәнгать белеме докторы, академик Гали Арсланов җитәкләгән жюри безнең чыгышны югары бәяләде. Декорация, киемнәр, артистларның чыгышын ошатуларын әйттеләр. Әлеге фестивальдән соң безнең театрга халык исеме бирерләр дип өметләнәбез, – диде Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Финисә ханым.

КИЧКЕТАҢлылар инде бу фестивальдә алтынчы тапкыр катнашканнар. Бу юлы алар Данил Салиховның “Каравыл, коткарыгыз“ комедиясен сәхнәләштергәннәр. Гади генә татар авылында татар моңын, телен саклау, аны яшәтү өчен тырышу – әсәрнең төп мәгънәсе. Зөлфәт Гатин, Тәлгать Гыйззәтов, Зөфәр Аитов, Алсу Дәүләтшина, Гөлүзә Тимергазина, Илназ–Эльмира Җиһангәрәевлар, Әлфинә Төхвәтова, Адель Сипов рольләрне җиренә җиткереп башкарганнар. Аларга Сәрия Саматова һәм Әлфинә Латыйпова да ярдәм иткәннәр.

  • Артистларга, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевка, декорация ясарга бик зур ярдәм иткән Камил Мөхәммәтшинга зур рәхмәт, – ди театр коллективы җитәкчесе Рамилә Хикмәтуллина.

Тәбәрле һәм Кичкетаң үзешчәннәре мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллинга, үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиевага, методист Ләйсән Тимуршинага да олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Төрле зоналарда спектакльләрне карау төгәлләнгәч 26 апрельдә жюри җиңүчеләрне билгели. Быел финалга 18 коллектив чыгачак, диләр. Анда өч җиңүче ачыклана. Ә бер театр коллективы бер миллион сумлык грантка лаек булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International