Боз сараенда 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында “Водоканал“ ширкәте Кубогына хоккей ярышлары булды.
Боз өстендә Әгерҗе, Свердловск, Менделеев һәм Ижаудан килгән ике команда җиңү өчен җан атты. Нәтиҗәдә, Кубокны Ижауның “Скольжение“ командасы яулады. Әгерҗенең “Спутник“ командасы – икенче, Менделеев яшүсмерләре өченче урында.