Кичкетаң чишмәсе тирәсе көне буе гөрләп торды

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Кичкетаң авылында Карга боткасы бәйрәмен үткәрү йоласы дәвам итә. 1 май көнне авылыбыз уртасында агучы чишмә буенда күрше-тирә әби-бабайлар балаларга өченче ел рәттән карга боткасы пешердек.

Оныклар, әти-әниләр, әби-бабайлар – барыбыз өчен дә бик күңелле бәйрәм булды. Һәркем үзе бн тәм-томнар, күчтәнәчләр алып килде. Без кечкенә чакта Кәшифә, Гайшә, Хәдичә әбиләр дә безне шундый ботка белән сыйлыйлар иде, шул чаклар искә төште. 
Казанда пешкән ботка, самавырда чишмә суы бн кайнаган мәтрүшкәле чәй эчкәннән соң балалар өчен йөгерү, йомырка тәгәрәтү уеннары оештырылды. Бәйгедә катнашкан һәркемгә бүләкләр тапшырылды.

Киләчәктә бу бәйрәмне тагын да зуррак, кызыклырак итү теләгебез зур. Авылыбызның башка очларында яшәүче авылдышларыбыз, кайткан кунаклар да безгә кушылыр дип өмет итәбез.

Раушания Яппарова.

Кичкетаң авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International