Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы бәйрәм бүләге тапшырды

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Без  сугыш афәтен кичергән буыннар алдында зур бурычлы. Аларга бик нык кайгы хәсрәт кичерергә туры  килде, вакыт бернигә дә карамыйча үтә һәм кызганыч ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган ветераннарыбыз да кимегәннән кими бара.

Хөрмәтле сугыш ветеранына Исмагилов Касыйм абыйга  һәм  тыл каһарманнарына  Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы  президентыбыз Рөстәм Нургалиевич  Миннехановның һәм район башлыгы  Валерий Владимирович Макаровның котлауларын җиткерде һәм бәйрәм бүләге тапшырды. Аларга тиңдәшсез батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәтен белдерде!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International