Шаршады авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы

2018 елның 11 мае, җомга

Бөек Ватан сугышының тынганына 73 ел вакыт үтте.Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.Шушы уңайдан Шаршады авыл җирлегендә  Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бик күп кенә бәйрәм чаралары булып узды.

Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасына йөрүче  балалар  тыл ветераны Камаева Гамилә апаның  өенә барып бәйрәм белән котладылар.Матур шигырьләр сөйләделәр, үзләренең бүләкләрен бүләк иттеләр.

8 май көнне “Үлемсез Полк” хәрәкәте авыл урамнарын урап узды.Сугышта һәлак булган авылдашларыбыз искә алынды.Шаршады мәктәп-балалар бакчасы  укучылары  тарафыннан авыл клубында Митинг булды.Икенче ел рәттән күккә ак шар очыру акциясе дәвам итте.

Авыл җирлеге тарафыннан һәйкәлләргә веноклар куелды.Авыл җирлеге башлыгы Бөек Җиңү белән  тыл ветераннарын котлады.

Шаршады авылы клубы үзешчәннәре тарафыннан тыл ветераннарыбыз өчен матур бәйрәм концерты күрсәтелде.Бәйрәм концертында яңгыраган җырлар, нәфис сүзләр, сугыш чорын чагылдырган биюләр ветераннарыбызны яшьлекләренә алып кайтып килгәндәй булды.Ветераннарыбыз 9 май бәйрәменнән шат күңел белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International