“Тирсә“ бүлекчәсе механизаторы туган көнен басуда каршы алды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

“Тирсә“ бүлекчәсе тракторчысы, Татарстанның атказанган механизаторы Тәлгать СИБАТОВ туган көнен ел саен басуда каршы ала. “Ә быелгысы аеруча истәлекле“, – ди тырыш авыл хезмәтчәне.

55 яшь тулган көнне иртән иртүк аны котларга “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәтенең кадрлар бүлеге начальнигы Лариса Лямина һәм 5нче участок директоры Фәннүр Шакиров басуга ук килделәр.

  • Җитәкчебез Радик Мәүлиевның да кайнар котлауларын һәм иң изге теләкләрен җиткерәбез, – дигән сүзләр белән тракторчыга ширкәт исеменнән Рәхмәт хаты, акчалата бүләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Мәктәпне тәмамлау белән тракторга утырган механизатор язгы-көзге чәчү вакытында елның-елында эш нормасын арттырып үти.

  • Быел да көн саен 20 гектар урынына 40 гектар чәчү эшләрен башкара, – ди Фәннүр Фәнис улы. Ярдәмчеләре Илфат Галирахманов,  Илнур Нуриманов белән иртәнге сәгать бишләрдән  үк басуда алар. Караңгы төшкәнче эшлиләр.
  • Туфрак өлгергән. Дымны җил алып бетергәнче чәчеп бетерергә кирәк. Эшләр өчен шартлар да тудырылган: ягулык материаллар бар, ашлама, чәчүлек орлык белән дэ тәэмин итеп торалар. Ике тапкыр кайнар ризыкны басуга алып киләләр, – ди Тәлгать.

Ел әйләнәсе тракторыннан аерылмый ул: язын-көзен чәчүдә, җәен кукуруз арасын эшкәртүдә, аннан печән, салам кысуда.

  • Менә шулай эш белән гомер узганы да сизелми, – ди тырыш механизатор һәм тракторы янына ашыга.

ТР Авыл хуҗалыгы министрының, район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, күп тапкырлар Казанда Уңыш бәйрәмендә катнашкан чын җир улына алга таба да тырыш хезмәтенең әҗерен күрергә насыйп булсын. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International