Тирсә авылының тыл ветераны олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Тирсәдә гомер кичерүче Рәсимә әби Сабированы 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров котлап, бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.  

Районыбызның оҗмах бакчасына тиң Балтач авылында туып-үскән Рәсимә. Шул авылның Әсгать исемле егете белән гаилә корганнар. Үз тырышлыклары белән киң-иркен йорт төзеп кергәннәр. Әмма биредә тормыш көзен каршыларга насыйп булмый аларга: су басу зонасына эләгү сәбәпле, ул йортларын сатып китәргә мәҗбүр булалар. Яшел Үзән районында гомер кичерәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Рәсимә, лаеклы ялга киткәнче, ашханәдә эшли.

Тормыш иптәше дә, өч баласы да вафат булгач, ялгыз яшәүче Рәсимә әбине Мөнәвәрә апасының кызы Сания–Сәйдәш Уразмановлар үзләренә чакыралар, өйләренең түреннән урын бирәләр. Чаллыда һәм Менделеевта яшәүче өч оныгы, алты оныкчыгы да көн саен диярлек шалтыратып хәлен беләләр. 

Көр күңеллелеген югалтмаган Рәсимә әби кулыннан килгәнчә булышырга тырыша аны тәрбияләүчеләргә: тавык-чебеш ашата, баскычларны юып чыгара, савыт-саба юа.

Балтач авыл көннәре булганда шунда барып кайткач ел буена күтәренке кәеф белән йөрим. “Шул бәйрәмне оештыручыларга бик рәхмәтле мин“, ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International