Сабантуй мәйданнарында гөрли дуслык бәйрәме

2018 елның 16 июне, шимбә

Район башлыгы Валерий МАКАРОВның милли бәйрәм – Сабан туе белән котлавы.

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе белән ихлас котлыйм!

Сабан туе – милли традицияләр саклануның матур үрнәге һәм халыклар бердәмлегенең ачык символы ул. Анда татар халкының үзенчәлекләре дә, күп гасырлык тормыш рәвеше дә чагылыш таба.

Бу көнне без иң лаеклы авыл хезмәтчәннәрен, җитештерү алдынгыларын зурлыйбыз. Аларның фидакарь хезмәте яңа уңышка, иминлеккә нигез салуына сөенәбез.

Матур бәйрәм төрле яшьтәге, милләттәге, диндәге халыкларның дустанә мөнәсәбәтенә уңай йогынты ясый. Бүген ул халыклар дуслыгы символы булып тора, уртак йортыбызда тынычлык һәм иминлекне ныгытуга ярдәм итә.      

Матур традиция буенча, быелгы бәйрәмебез дә зур колач белән күңелле һәм дәртле узар дип ышанам. Сабан туенда катнашучыларның, кунакларның татар халкының кунакчыллыгы һәм үзенчәлекле мәдәниятенә уралган бәйрәм мохитенә күмелүләрен, матур җыр-биюләрдән, ярышлардан ләззәт алуларын телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International