Ат чабышлары - Сабантуй бизәге

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Сабантуйның нәкъ менә атлар чабышыннан башлануы юкка гына түгел: бәйрәм буена җитәрлек көч-дәрт бирә ул.

Әнә, быел да ат чабышлары булачак урынга иртүк агылды халык. Старт биреләчәк минутларны тамашачылар белән бергә жайдаклар, ат хуҗалары һәм әлбәттә, малкайлар ашкынып көтте. Старт сызыгына унсигез ат баскан иде.

- Балачактан бирле сабантуйның иң яраткан мизгеле бу минем өчен. Шушы акыллы малкайлар чапканда минем дә йөрәгем урыныннан чыгардай булып тибә, – диде янымда гына басып торучы, әлеге  ярышны тамаша кылу өчен Ижаудан махсус кайткан Фәгыйлә апа. Беренче тапкыр район Сабан туенда сыналучы “Орлигы“ өчен җан атучы исәнбайлы Илфат Ямалиевның да борчылуы йөзенә чыккан иде. Аның бахбае сынатмады: беренче тапкыр гына катнашса да, призлы өченче урынга лаек булды.

Старт бирелүгә, тамашачылар кул чаба, сызгыра, атларга көч бирә башладылар. “Әйдә, малкай сынатма“, “Әй, бәбекәем, молодец!“ кебек сүзләр халкыбызның атларга булган тирән хөрмәтен дә, яратуын да ачык чагылдырды. Әмма ярыш – ярыш инде: беренче әйлнештә үк кемдер алга ыргылды, кайсысы арткарак калды. Ә атларның барысына да бүләкләр әзерләнгән иде. Беренче урыннар исә түбәндәгечә бүленде: токымсыз атлар арасында – Бобья-Учадан “Факел“ кушаматлы ат (җайдагы – Гаеннадий Иванов), ярымтокымлылардан – “СтройГигант“ ширкәтеннән “Биатлон“ (Олег Шабалкин), токымлы атлар арасыннан – Әгерҗедән Бәгъзәнур ага Шәйдуллинның Галимханы (Динара Шәйдуллина). Призлы урыннар алган атлар җайдаклары белән бергә мәйдан әйләнеп, тамашачылар алкышларына да күмелде. Елның-елында Сабантуйга чабышкылар әзерләүгә зур көч куючы Фәнил абай Латыйповка да махсус бүләк тапшырылды.         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International