“Татарча диктант“ акциясенең нәтиҗәләре билгеле

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

27 октябрьдә бөтен дөнья буенча үткәрелгән “Татарча диктант“ акциясенә безнең район да кушылган иде.

Район үзәк китапханәсендә 51 милләттәшебез Г.Исхакыйның “Көз“ әсәреннән өзек яздылар.

Диктант нәтиҗәләре билгеле. Аның өчен яндекста “Татарча диктант. Нәтиҗәләр“ дигәнне җыярга һәм анда күрсәтелгән ссылка аша кереп безнең район кодын табарга кирәк. Әгерҗелеләр өчен ул 129. Әлеге кодка бассагыз, Әгерҗе районы катнашучылары чыга. Һәр катнашучыга сертификат куелган.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International