Районыбызның иң сәләтле балаларын Чыршы бәйрәменә җыйдылар

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Районыбызның иң сәләтле 250 баласы өчен уздырылган район башлыгының Чыршы бәйрәме матур мизгелләргә бай булды.

Моңа кадәр уку алдынгыларын, спортчыларны, районыбызның мәдәни тормышын бизәүчеләрне Яңа ел бәйрәменә 3нче мәктәпкә җыялар иде. Быел ул тагын да купшырак итеп район Мәдәният сараенда узды. Балалар иҗаты йорты педагогларгы һәм биредә тәрбияләнүче балалар әзерләгән тамаша сәхнәдә узса да, тамашачылар да анда актив катнаша алдылар. Алар, Кар бабай һәм Зирәк карга командаларына кушылып, викториналарда катнаштылар, төрле кызыклы биремнәрне үтәделәр.

Бәйрәм тамашасы да үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Мәсәлән, Кыш бабай җәйге киемнәрдән генә Египетка ял итәргә китәргә җыенган булган. Әмма ул балаларга каршы килә аламы соң? Барысы да җайланып, Кыш бабай бик сөенеп Чыршы бәйрәменә килде. Шуннан соң уен-көлке дәвам итте. Балалар иҗаты йорты һәм район Мәдәният сараеның яшь артистлары күңелле җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Район башлыгы исеменнән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова укучыларны бәйрәм белән котлап:

  • Бирегә иң сәләтле, иң тырыш, иң акыллы укучылар җыелды. Холкыгыз буенча төрле булсагыз да, сезне максатчанлык берләштерә. Сез яңалыкка омтыласыз, уңышка ирешергә тырышасыз. Без сезнең һәрчак шундый актив булып калуыгызны телибез. Алга, бары алга, балалар! – диде ул.

Соңыннан бәйрәм кунаклары дискотекада күңел ачтылар. Чыршы тирәсендә әкият геройлары белән фотога төшүчеләр дә күп булды. Барлык балаларга район башлыгы исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды.

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International