Илдар Гыйльметдинов телне өйрәтү әсбапларын төбәкләргә тарату кирәклеген әйтте

2019 елның 15 марты, җомга

Ул кибетләрдә сатылмый яткан татарча балалар китапларын да төбәкләргә җибәрү чарасын табуны сорады.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов телне өйрәтү әсбаплары эшләп, төбәкләргә тарату кирәклеген әйтте. Бу хакта ул Мәдәният министрлыгында IX хисап-сайлау конференциясендә киләчәккә бурычлар билгеләгәндә әйтте.

"Балаларга кызыклы булган тел өйрәнү әсбапларын күбрәк эшләргә кирәк. Күбрәк уен формасында регионнарга таратсак бик әйбәт булыр иде", - диде.

Илдар Гыйльметдинов Татарстан нәшриятлары кибетләрендә балалар өчен төрле китаплар, әкиятләр күп булуын әйтте. "Аларның инде бәяләре төшеп беткән, барыбер сата алмыйлар. Берәр чарасын табып, төбәкләргә таратсак иде. Әрәм генә булып яталар", - дип мөрәҗәгать итте автономия рәисе ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка.

Илдар Гыйльметдинов Татарстанда бүген балалар лагерьларын төзекләндерү юнәлешендә киңкүләм эш алып барылуын искәртте. "Бу бик әйбәт күренеш, без районарга чыгарга әзер. Аларда да тел лагерьлары оештырырга була", - диде ул. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International