Быел Татарстанда төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республиканың 40 программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Биналар һәм корылмалар төзелешендә, капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашырганда, экологик иминлекнең югары стандартларын тәэмин итү зарур. Бу турыда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйләнә-тирә мохит өлкәсендә проект документлары мәсьәләләренә багышланган төбәк киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов катнашында узды.
«Төрле программаларны һәм объектларны гамәлгә ашырганда, экологик иминлекнең югары стандартларын тәэмин итәргә, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә тиеш», — диде Татарстан Премьер-министры.
Аның сүзләренчә, республика Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе белән зур объектлар төзелеше, аерым алганда, хәрби-сәнәгать комплексы, нефть табышы, нефть, газ, химия сәнәгате, юл төзелеше һәм башка социаль мөһим объектлар буенча уңышлы хезмәттәшлек итә.