Әнвәр Зәйнетдиновны искә алу кичәсе

2019 елның 19 марты, сишәмбе

15 март  көнне дәүләт чиген саклаганда һәлак булган авылдашыбыз Әнвәр Зәйнетдиновның безнең арадан китүенә илле  ел.  Шаршады авыл җирлеге, авыл китапханәсе, авыл клубы катнашында  китапханәдә батыр солдатыбызны искә алу кичәсе булып узды. Кичә Әнвәр Зәйнетдиновның тормыш юлын чагылдырган  презентация белән башланып китте.  Кичә барышында Әнвәр абыйның  кыска гына булсада, әмма бик тә үзенчәлекле тормыш юлы , батырлыгы турында сөйләнде. Кичәгә мәктәп укучылары, укытучылар һәм дә инде Әнвәр Зәйнетдиновның бертуган сеңлеләре  Фәгилә апа белән Наилә апа килгәннәр иде. Алар Әнвәр абый белән бәйле булган хатирәләре белән  уртаклаштылар. Абыйларының бик шаян, кешеләргә ярдәмчел, тыйнак, шигырьләр язарга яратуы турында сөйләп киттеләр.”Батыр даны кайтты югалмыйча...”, “Герой-шагнувший в бессмертие” дип исемләнгән стендлар  ясалган иде. Авылдашыбыз истәлегенә моңлы тавышлы җырчыларыбыз бик эчтәлекле, моңсу җырлар башкарганда барыбызның да күзләребезгә яшьләр килде. Искә алу кичәсе Әнвәр Зәйнетдиновның обелискына чәчәкләр кую белән төгәлләнде.

Фотогалерея >>> http://agryz.tatarstan.ru/rus/sharshadi-avil-irlegend-nvr-zynetdinovni-batir.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International